Район авылларында чираттагы социаль программа эшли башлады. Бу юлы уңай үзгәрешләр урам утларына кагыла. Авыл урамнарында яктырак һәм уңайлырак булачагы турында узган ел ахырында һәм ел башында сүз булган иде. Ул вакытта Татарстан авылларына урам утларын кире кайтару буенча яңа социаль әһәмиятле программа гамәлгә ашырылачагы турында мәгълүм булды. Моның өчен 225 миллион сум гомуми чыгым каралган. Төрле дәрәҗә бюджеттан һәр муниципаль берәмлеккә 5әр миллион сум финанслау билгеләнде. Программага 686 объект кертелде. Аларга 13,1 мең яктырткыч, 804 идарә щиты кую планлаштырылды. Башкалар белән беррәттән безнең район авылларын да исемлеккә керттеләр. Бүгенге көндә Богородск, Колай, Шигали һәм берничә башка җирлекләрендә төннәрен урамнарда ут яна. Бу турыда безгә әлеге авыл җирлекләре башлыклары сөйләде.