“Чиста су” республика максатчан программасы Питрәч районында да гамәлдә. Район үзәгендә әлеге эш актив темплар белән алып барыла.

“Чиста су” программасы 2015 елга кадәр исәпләнгән программа. Аның төп максаты - су белән тәэмин итү, су бүлү системаларын модернизацияләү, юынтык суларны чистарту.
- Программаны гамәлгә ашыру район чиста су белән тәэмин итү мөмкинлеге бирәчәк, - диде Питрәч авыл җирлеге башкарма комитеты җитәкчесе Фәрит Фәхретдинов. – Район үзәгенең күп кенә урыннарында суүткәргечләр шактый тузган, шуңа күрә еш кына аварияләр килеп чыга. Бу халыкны су белән тәэмин итүдә тоткарлыклар китереп чыгара. Безнең районда әлеге программаның эшли башлавы бик тә вакытлы булды. Узган ел программа кысаларында Олан Иленең Пионер урамына яңа суүткәргечләр сузылды. Быел район үзәгенең Гагарин, Почта, Төзүчеләр, Яр буе, Мелиораторлар урамнарына бәхет елмайды, - диде ул.
Хәзерге вакытта Гагарин һәм Почта урамнарында зур эш алып барыла. Подрядчылар әлеге урамнарда эшләрне төгәлләгәч, югарыда аталган башка урамнарга күчәчәчк. Барлык эшләр 6 миллион сумга төшәчәк икән.
Әлбәттә, әлеге урамнардагы яхшы үзгәрешләргә питрәчлеләр бик шат. Мәсәлән, Почта урамында яшәүче бер ханым яңа суүткәргеч үткәрүләре бик яхшы, шулай да су белән тәэмин итүдә өзеклекләр булмасмы, дигән шиген белдерде.
Шуны билгеләп үтәргә кирәк, әлеге участокларда “ГазАкваСтрой” җаваплылыгы чикләнгән җәмгыятьнең подряд оешмасы эшчеләре эшли. Якын араларда гамәлдәге су башнясына тоташтырачаклар.
Авыл җирлеге башкарма комитеты башлыгы суүткәргечләрдәге аварияләр су белән тәэмин итү системасына үзбаш тоташу нәтиҗәсендә килеп чыгуын да билгеләп үтте. Аларның күпчелеге үз йортлары белән яшәүчеләргә туры килә.
- “Теплострой”дан техусловиеләр алалар да, үзләре тоташтыралар, моның нәрсәгә китерүе турында уйлап та карамыйлар, - ди Фәрит Мәсүмович. - Болай эшләүнең нәтиҗәсе бик тиз күренә. Шуның белән коммуналь хезмәткәрләр дә, үзләренә дә мәшәкатьләр китереп чыгаралар. Бу эшләрнең барысын да белчечләр башкарырга тиеш.