
Шушы араларда Күндә халык җыены булып узды. Анда Күн халкы “Бердәм Россия” эш планына үз тәкъдимнәрен кертте.
Болай эш итү район кешеләрен иң борчыган мәсьәләләрне ачыкларга һәм аларның хакимияттән нәрсә өмет итүен белергә ярдәм итә. Республика халкының илебезне үстерүдә, бигрәк тә үз территорияләрен, катнашачаклары турында Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов республика Дәүләт Советының дүртенче чакырылыш утырышында да әйтеп узган иде. Халык җыеннарындагы тәкъдимнәр “Бердәм Россия”партиясенең биш еллык программасына керәчәк. Күндәге җыенда да сүз шул турыда барды. Безнең районда социаль-икътисадый үсеш мәсьәләләрен хәл итү болай да даими игътибар үзәгендә тора. Бу турыда авыл җыенына килгән халыкка мөрәҗәгать итеп, район башлыгы Эдуард Дияров та әйтеп узды:
- Районда күп кенә социаль программалар тормышка ашырыла. Соңгы вакытта социаль әһәмияттәге берничә объект төзелде, мәктәпләргә ремонт ясала, торак шартлары яхшыртыла (узган ел гына да районда 50 мең квадрат метрдан артык төзелде), гражданнарның шәхси ярдәмче хуҗалыкларын үстерүгә күп игътибар бирелә. Мин бу авылның ничек үскәнен белеп торам, үзем дә шушы авылда эшләп киттем. Без яшьләр сәясәтенә дә игътибар итәбез. Яшьләр тормышы һәм аларны борчыган мәсьәләләргә игътибар итәбез. Әйтеп үтәргә телим, республикада яшәүчеләрнең тормышларын яхшыртуга юнәлтелгән барлык социаль программалар 2020 елга кадәр гамәлдә булачак, - диде ул.
Күндә яшәүчеләр, иң беренче итеп, партия алдына юллар төзелеше мәсьәләсен куйды. Бу турыда беренче булып Ринат Баһаутдинов сүз башлады. Ул чыгыш ясап, түбәндәгеләрне әйтеп үтте:
- Безнең авылда яшәү өчен бөтен шартлар бар, Аллага шөкер. Бер нәрсә борчый – Пионер һәм Тукай урамнарындагы һәм балалар бакчасына юл начар. Анда асфальт салу мөмкинлеге булса, бу урамнарда торучылар тормышы күпкә җиңеләер иде, югыйсә, көзен ни җәяүләп, ни машинада йөрерлек түгел, - диде.
Юллар темасына соңрак Әлбәдендә яшәүче бер абзый да кушылды. Ул әлбәденлеләр исеменнән ике урамнарына булса да таш юл салуларын сорады. Бу - Гаврилов һәм Үзәк урамнар.
Җирле халык тагын бер үтенечен җиткерде. Бу – су башнясын алыштыру. Аны совет чоры заманында ук куйган булганнар. Ул инде искергән, авыл кешеләрен җитәрлек күләмдә су белән тәэмин итәрлек түгел.
- Бигрәк тә җәен сизелә су кытлыгы, - диде Мәсхут Насыйбуллин күнлеләрнең гозерен әйтеп. – Бу вакытта авылда кеше дә арта, ялга, дачага кайтучылар күбәя. Су да күп кирәк була башлый. Әгәр яңасын куйсаң, су мәсьәләсе көн кадагыннан төшеп калачак, - диде.
Ә менә авылның өлкән кешеләреннән берсе булган Рәшидә апа Галәвиева милли кыйммәтләрне, бигрәк тә җәмгыятьтә татар телен саклау, сугыш чоры балаларына игътибарны көчәйтергә кирәклеге турында сүз катты.