15 августа Питрәчтә яшәүче Алия һәм Раил Хасбеевлар гаиләсенә Пенсия фонды идарәсе җитәкчесе Искәндәр Әхмәтҗанов тантаналы төстә Ана капиталы Сертификаты тапшырды.Ул яшь гаиләне Ана капиталы Сертификатына ия булу белән тәбрикләде, аларга сәламәтлек ,бәхет теләде, шулай ук Ана капиталын ниниди максатларда кулланып булу хакында мәгълүмат бирде. Соңыннан истәлеккә фотога төшкәннән соң,гаиләгә кечкенә генә сувенир тапшырылды.