Бу араларда массакүләм мәгълүмат чараларында пенсия тупланмалары уңаеннан берничә мәкалә дөнья күрде. Шулар арасында 2015 елга пенсия тупланмаларына мораторийны озайту турындагылары да бар иде. Халык шунда ук тупланма өлешне дәүләт тотып калачагы турында сөйли башлады. Имеш, аларны башкача максатларга тотачаклар икән. Шул уңайдан Пенсия фондының Питрәчтәге идарәсе башлыгы урынбасары Нина СВИРИДОВА берничә сорауга җавап бирә.
- Пенсия тупланмаларына кул сузачаклармы?