Балаларны сөендерделәр

2014 елның 19 августы, сишәмбе
Балаларны сөендерделәр

Дүшәмбе балалар шәһәрчегендә “Мәктәпкә җыенырга булыш” хәйрия акциясе булып узды. Быел 1-11 нче сыйныфта укучы 234 балага хәйрия ярдәме күрсәтелде.

Балалар шәһәрчегендә тагын бер күңелле чара булып узды. 1 сентябрьдә тәүге тапкыр мәктәпкә барачак яшь питрәчлеләргә мәктәп кирәк-яраклары тапшырылды.
Аларны район башлыгы Эдуард Дияров, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты Рәфкать Кантюковның  ярдәмчесе Гүзәлия Минкина һәм Россия Федерациясе Федераль хезмәтенең Татарстан Республикасының наркотиклар әйләнешенә күзәтчелек идарәсе башлыгы урынбасары Эдуард Гәрәев сәламләде. Алар булачак 1 нче сыйныф укучыларына нык сәламәтлек, яхшы билгеләргә генә укуларын һәм илебезнең лаеклы гражданнары булып үсүләрен теләде.
Балалар   һәм ата-аналар исеменнән Ольга Захарова рәхмәт сүзләре  әйтте.
Яшь талантлар тантанада  катнашучыларны  күңелле җыр-биюләре белән сөендерде. Бу көнне балаларны тагын бер сөенче көтә иде - алар карусельләрдә бушлай әйләнде.
 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International