Игеннәр урып-җыюны беренче булып төгәлләмәкчеләр

2014 елның 21 августы, пәнҗешәмбе
“Соя Колай”да бөртеклеләр 1400 гектар мәйданны биләп тора. Шуларның 866 гектарында уҗымнар җыеп алынган. 19 августта комбайнчылар сабан бөртеклеләрне суктыра башлады.

- Без уракның финиш сызыгына чыктык, дип әйтергә дә мөмкин, - диде хуҗалыкның баш агрономы Рәмзил Вәлиев. – Әле кичә генә уҗымнарны суктырып бетердек һәм шунда ук сабан культураларына күчтек. Гектардан уңыш чыгышы - 23,6 центнер.
Хуҗалык кырларында дүрт кенә комбайн эшли. Өч “КамАЗ” кыр-ындыр  табагы юнәлешендә йөреп тора. Техярдәм бригадасы һәрвакыт ярдәмгә әзер. Аларда эретеп ябыштыру агрегаты, теххезмәт күрсәтү машинасы, янгын машинасы һәм бензин машинасы бар.
16 августта уҗым культуралары чәчә башлаганнар. Бүгенге көнгә 350 гектарда чәчү эшләре башкарганнар. План буенча 800 гектар икән.
Кырда эш бер минутка да туктап тормый. Силос салырга керешкәннәр. Баш агроном кырга буш кул белән килмәгән – ул үзе белән игенчеләргә премия акчасы ала килгән.
- Без премияне “Полесье” комбайнында эшләп, һәр 100 тонна суктырган һәм “Нива-Эффект”та 90 тонна суктырган комбайнчыларга бирәбез. Әгәр беренче тонналар өчен 2500әр сум булса, (ярдәмчегә – 1800 сум), аннары суктырганнарына 4250шәр сум (3400) килеп чыга. Шулай булгач, яхшы эшләр өчен шартлар бар, - диде ул.
Уракта эретеп ябыштыручы Минневәли Ганиевнең дә өлеше бар. Ул менә өченче ел инде көннәр буе комбайнчылар янында – кырда.
- Комбайннар бик үк яңа түгел. Шуңа да ватылмый тормыйлар. Минем бурыч - шуларны тиз арада рәтләп кую. Кул астында бөтен кирәк-ярак бар. Эретеп ябыштыру аппараты да, “болгарка” да, дрель дә. Комбайннар тик тормасын өчен кулдан килгәннең бөтенесен эшлибез, - ди үз эше турында Минневәли.
Мөдәррис Кәримов комбайнда 30 елдан артык эшли икән. Башта комбайнчы ярдәмчесе булган.
- Рәшит Хәйруллинда ун елга якын эшләдем. Аннары 1992 елдан штурвал артына үзем дә утырдым,- дип сүзен башлады тәҗрибәле комбайнчы. – Бу вакытта Шәледә идем. Хәзер тугызынчы сезон инде Колайда эшлим. СК-4 һәм СКД-5 комбайннарында эшләдем. Аларның хәтта кабиналары да юк иде. Заманча техникада эшләве рәхәтрәк. Кәеф яхшы, һавалар аяз, ашау яклары зарланырлык түгел – өч тапкыр ашаталар. Премия акчасын кырга алып килеп бирәләр. Бу бик күңелле, билгеле.
Яшь комбайнчы Евгений Федотов җиденче урагында икән быел.
- 2008 елда ПЛ-93нең Колай филиалын тәмамладым. Миңа яңа“Полесье-812” комбайнын бирделәр. Шуннан бирле эшлим. Урактан соң трактор артына утырам. Һәр елны шулай эшлим, - диде ул кыска әңгәмәсе вакытында.
Шуны әйтергә кирәк, Мөдәррис белән Евгений, элгәре мәгълүматларга караганда, районның алдынгы комбайнчылары сафын тулыландырды.

 


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International