
Безнең район һәрвакыт хезмәт сөючән кешеләре белән дан тотты. Алар тырыш хезмәтләре өчен макталды. Шуларның берсе – Анна Ивановна Данилова. Ул гомер буе терлекчелектә эшләгән.
- Әйе, мин тормышта бәхетле булдым. Бөтенесенә дә үз хезмәтем, тырышлыгым белән ирештем, - дип сүзен башлады Анна Данилова. – Тормышта терлесен күрергә туры килсә дә, авырлыклар да, якыннарны югалтулар да булды, һәрвакыт елмаерга эшләргә тырыштым. Хәзер дә тик тормыйм. Бу күңелсез уйларны оныттыра.