Шушы арада урак өстендә алда баручыларга акчалата премияләр, ә гаиләләренә район башлыгы Эдуард Дияров имзалаган Рәхмәт хатлары тапшырдылар.
“Сезнең улыгыз Динар Сираҗиев, көндәлек фидакарь хезмәте белән 10 мең центнер артык бөртек суктырып алды. Һәм шулай итеп быелгы уракта алда баручыларның берсе булды. Сезгә хезмәт сөючән егет тәрбияләгән өчен зур рәхмәт!”. Һәрбер Рәхмәт хатында шушындый мактау сүзләре язылган иде.