Август ахырында Татар Казысы авылында яңа модульле ветеринария пункты ачылды. Анда Питрәч районы башлыгы Эдуард Дияров, дәүләт ветеринария инспекциясенең Саба территориаль бүлеге башлыгы Илгизәр Гарипов, авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе башлыгы Ирек Сабиров, Питрәч район ветеринария берләшмәсе башлыгы Илгизәр Латыйпов катнашты.
Авыл халкы гомер-гомергә терлек асраган, шуның белән гаиләсен туендырган, ит-сөтен сатып, акча эшләгән. Бу хәзер дә шулай. Фермаларда гына түгел, шәхси хуҗалыкларда да малларның баш санын артыручылар күп. Сирәк булса да, фуражы, терлек азыгы кыйммәт, шуңа да мал асрау отышлы түгел, дигәнрәк фикерләр дә ишетергә туры килә. Әмма андыйлар еш очрамый. Киресенчә, авылларга баргач, бишәр-унар мөгезле эре терлек симертеп сатып, җиңел машина сатып алучылар, йорт төзүчеләр, балаларына шәһәрдән фатир алырга ярдәм итүчеләр, каралты-кура төзүчеләр белән ешрак аралашырга туры килә. Татар Казысы авылы да районыбызда үзенең гаилә фермалары белән дан тота.