13 сентябрь көнне район башлыгы Эдуард Дияровның әлеге вазыйфага керешүенә нәкъ бер ел була. Әлеге вазыйфа өчен 365 көн әллә ни күп тә түгел кебек. Ләкин беренче нәтиҗәләрне чыгарыр өчен менә дигән мөмкинлек. Шушы көннәрдә безнең хәбәрчебез район башлыгы белән очрашып аның эшчәнлегенең өстенлекләре, киләчәккә планнары һәм башка бик күп кызыклы мәсьәләләр турында сөйләште.
Эдуард Мәхмүтович, муниципаль район башлыгы булып эшләгән беренче елыгыз ничек узды, район башлыгы сыйфатында сез үзегезне ничек хис итәсез, гомумән, бу елның төп йомгагы ничегрәк?
- Ел буе социаль программаларны тормышка ашыру өстендә эшләдек. Сүз уңаеннан, бүгенге көндә дә районда 25 дәүләт һәм партия программалары тормышка ашырылып килә. Шул исәптән ветераннар, ятим һәм күпбалалы гаиләләрне торак белән тәэмин итү, күпфункцияле үзәкләр төзү, “Чиста су” программасы, мәктәпләргә, тузган торакларга капиталь ремонт үткәрелә, сәламәтлек саклау объектлары төзелә һәм капиталь ремонт ясала. Болар барысы да күңелдә сөенеч хисләре тудыра һәм алга таба тагын да рухланып эшләргә этәргеч бирә.
Шуны да әйтеп китәсем килә, социаль юнәлеш безнең команда эшчәнлегенең стилен билгели. Шушы вакыт аралыгында социаль ипотека программасы буенча районның Осиново бистәсендә ике 27 фатирлы торак йорт тапшырылды. Пановка авылында күпфункцияле үзәк төзелде. “Чиста су” халыкны су белән тәэмин итү программасы эшли башлады. Авария хәлендәге күпфатирлы йортларга ремонт ясалды. Колай, Кощак, Пановка авыллары мәктәпләренә капиталь ремонт ясалды. Шәле авылында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов катнашында, тантаналы рәвештә 120 урынга исәпләнгән “Тургай” балалар бакчасы, капиталь ремонттан соң мәдәният йорты ачылды.Район үзәк хастаханәсенең терапия бүлегенә каптиаль ремонт эшләнде, спорт мәйданчыклары төзелде. Узган ел социаль программалар өчен 320 миллион сум акча тотылган булса, быел 530 миллион сум акча сарыф ителде.
- Алда торган бурычлар турында да сөйләп китмәссез микән.
- Якын ара да ерак киләчәктә дә үземнең төп бурычым дип халыкның тормыш шартларын яхшырту дип саныйм. Район үзәгендә генә түгел бөтен район халкы өчен уңайлы шартлар тудырыр өчен тырышам. Моның өчен нәрсә кирәк дип сорарсыз. Беренче чиратта әлбәттә, район бюджетының үз керемен арттырырга кирәк. Яңа эш урыннары булдырырга, урта һәм кече эшмәкәрлек өчен шартлар тудырырга, яңа белем йортлары һәм мәктәпкәчә учреждениеләр төзергә кирәк. Мәктәп дигәннән, район үзәгендә яңа мәктәп салырга планлаштырабыз. Ул бик кирәк, чөнки 2020 елда районыбызда балалар саны 500 кешегә артачак. Бу безне бик куандыра, шул ук вакытта, планнарны тиз арада тормышка ашырырга да чакыра. Районда физкультура һәм спорт үсешен дә арттырырга кирәк. Чөнки яшьләребез сәламәт тормыш рәвешен алып барганда гына, тормышта нәрсәгә булса да ирешә алачаклар, киләчәкләре ышанычлы булачак. Гомумән, яшьләр эшләренә аерым игътибар бирергә кирәк, чөнки районның киләчәге дә алар кулында.
- Сезнең хезмәт юлы бөтен Питрәч халкына яхшы таныш. “Марс” хуҗалыгында килүгә эшне мөгезеннән алып, кыска вакыт эчендә хуҗалыкны бер баскыч өскә күтәрде дип, сезне әле дә сагынып искә алалар. Бер комбайнчы хәтта сезнең озак уйлап тормыйча төзәтер өчен ватык комбайн астына да кереп китүегез турында сөйләгән иде.
- Булгалый иде... Гомумән, мин тумыштан җир кешесе. 11 яшемнән авыл хуҗалыгында эшли башлаган малай мин. Үз вакытында Арча районының Киров исемендәге колхозында механизатор булып эшләдем. Ә 1996 елда Казан авыл хуҗалыгы академиясен тәмамлап Күн авылында туплаган белемнәремне куллана башладым. Авыл хуҗалыгы минем өчен тормыш рәвеше ул. Бәлки бик көчле яңгырыйдыр, тик бу нәкъ менә шулай. Бу минем яратып эшләгән җаным тарткан эш.
- Сезнең вазыйфаның билгеле бер бурычлары бар. Күп кенә җитди карарлар кабул итергә, вакыйгаларны тиешле юнәлешкә борып җибәрергә туры килә. Карарлар кабул иткәндә, кемнең киңәшләренә таянасыз?
- Әйтергә кирәк, район җитәкчесе булып эшләү бер дә җиңел түгел. Әгәр үзең эшләсәң, командаң эшләсә, бурычларны үтәү буенча контроль булдырылса, - яхшы нәтиҗәләрпгә ирешергә мөмкин. Бу бик четерекле эш. Аеруча кешеләр белән эшләү авыр. Минем өчен иң мөһиме – халык фикере. Кайчагында минем янәшәдәгеләр миңа дөресен әйтмәскә, яшереп калдырырга мөмкиннәр. Ә халык һәрвакытта күңелендәген әйтә. Бигрәк тә ветераннарыбызга рәхмәт. Алар күңелләрендәген җитекереп кенә калмыйлар, ә киңәшләре белән ярдәм итәләр, тәҗрибәләре белән уртаклашалар. Алдынгы карашлы кешеләрнең фикеренә мин һәрвакыт колак салам. Әле генә булып узган халык җыеннары да миңа халыкның ничек яшәвен, нәрсәләр уйлавы турында белергә мөмкинлек бирде. Халык белән якыннан аралашу төрле мәсьәләләрне урында хәл итү, кабинетта утырып эшләүгә караганда күпкә файдалырак дип уйлыйм мин. Гражданлык җәмәгатчелеге, җәмәгать структуралары белән бергә эшләгәндә генә төрле идарә итү карарларын кабул итеп була. Һәркем өчен күзгә күз карап сөйләшү, игътибар белән тыңлау бик мөһим.
- Гел эш турында да, эш турында... Ә калган вакытыгыз ничек үтә?
- Һәр кеше кебек минем өчен дә тормышта иң кадерлесе гаиләм, балалар.
Буш вакытларымны әлбәттә, гаиләм, балаларым белән бергә үткәрергә тырышам. Тик эштән бик аз вакыт кала шул. Көнкүреш, балалар мәшәкатьләре күбрәк тормыш иптәшем җилкәсендә.Мине аңлап, эшемдә терәк булганы өчен мин аңа зур рәхмәтлемен. Ир кеше өчен гаилә учагын саклаучы ышанычлы тормыш иптәше булу зур бәхет ул. Аз гына буш вакыт чыкты исә мин гаиләм янына ашыгам. Үземнең урынбасарларыма да мин якшәмбе көнне ял итәргә киңәш итәм. Бердәнбер ял көннәрен гаиләләре янында уздыруларын сорыйм
- Күптән түгел булып узган халык җыеннарында халык сездән юлларны яхшырту, теге яки бу объектлар төзелеше турында еш сорап мөрәҗәгать итте. Ә сез үзегез әңгәмә ахырында халыкка нәрсә дип мөрәҗәгать итәр идегез?
Район халкының тагын да актав булуларын теләр идем. Без еш кына халыктан район администраңиясе тарафына тискәре фикерләр ишетәбез. Сез карагыз әле соңгы елларда күпме эшләр эшләнде. 10 ел элек Питрәч нинди иде дә хәзер нинди? Барысы да питрәчлеләрнең күз алдында үзгәрә бит: йортлар, учреждениеләр салына, юллар төзекләндерелә, учреждениеләр ремонтлана. Мин әлеге эштә актив катнашкан район активларына зур рәхмәт җиткерәм.Шунысы сөендерә, күпләребез район тормышына битараф түгел. Бергә булганда без тагын да зуррак эшләргә алына алабыз.
- Әңгәмәгез өчен рәхмәт, Эдуард Мәхмүтович. Алдагы эшләрегездә сезгә уңышлар телибез.