Олан Иле авылында яшәүче Наталья Коншу юбилеен билгеләп үтте

2014 елның 13 сентябре, шимбә
Олан Иле авылында яшәүче Наталья Коншу юбилеен билгеләп үтте

Бүген якташыбыз Наталья Антоновнага 90 яшь тулды.  Яшьлек елларын җиңү, туган җиребездәге тыныч тормыш хакына  багышлаган әлеге хатын-кыз гомере буе Питрәч районында яшәгән.

Аны олы юбилее белән котларга балалары, оныклары да килде. Шулай ук Наталья Антоновнаны район башлыгы Эдуард Дияров, авыл җирлеге башлыгы Фәрит Фәхретдинов, халыкны социаль яклау идарәсе башлыгы Эльѓиза Фәйзуллина да туган көне белән тәбрикләде.

 


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International