Вакыт бик тиз үтеп китә. Комбайннар әлеге генә иген басуларына икмәк җыярга чыккан иде, инде кырларда чәчү агрегатлары йөри. Чәчү эшләре өчен бик кыска вакыт бирелгән.
Быел “Соя-Колай” хуҗалыгында иген җыеп алу һәм чәчү эшләре уңышлы бара. Хуҗалык механизаторлары соңгы гектарлардан бөртеклеләр җыеп алу белән мәшгуль. Шулай ук беренчеләрдән булып чәчүгә керештеләр һәм чәчү кампаниясен дә беренчеләрдән булып тәмамларга ниятлиләр.
- Быел хуҗалыкта уҗым культуралары 800 гектар тәшкил итә, ди хуҗалыкның баш агрономы Рәмзил Вәлиев. – Әлеге эшкә 20 августта керештек, 600 гектарда арыш чәчтек, 200 гектарда уҗым бодае чәчәбез. Соңгы гектардларда чәчү эшләре бара, 10 сентябрьгә тәмамларбыз, дип уйлыйм. Бер үк вакытта силос салу эшләре алып барыла. Быел кукуруз уңды. 4000 тонна силос әзерләдек инде. Безгә терлекләрне уңышлы кышлату өчен 12000 тонна кирәк булачак. Уңыш мул булгач планны арттырып та үтәрбез дигән өмет бар, - диде ул.
Әлбәттә, яңгырлар эш барышына бераз комачаулаган, шулай да кырларда эш туктап тормый, заманча техниканың мөмкинлекләре зур шул. Шундый заманча агрегатларның берсендә районның алдынгы механизаторы Хаетбай Досчанов эшли.
- Мин әлеге хуҗалыкта унынчы сезон эшлим. Башта К-701дә, менә иде алтынчы ел К-744 тракторын йөртәм, ди механизатор. – Пландагы 60 гектар урынына 100-120 гектарда чәчәм. Иртә таңнан эшкә керешәбез һәм караңгы төшкәч кенә өйгә кайтабыз. Җитәкчеләр дә эшебезне югары бәяли, премияләр бирәләр, көненә дүрт тапкыр ашаталар.
Хаетбай үзенең ярдәмчесе итеп улы Улугбекны алган. Ул әтисе юлыннан китәргә уйлаган, Казан машина төзелеше техникумы филиалына укырга кергән. Тиздән ул да профессиональ механизатор булачак.
Хаетбай Досчанов ел саен алдынгылыкны бирми, район Сабантуйларында кыйммәтле бүләкләр ала.
Кырга чәчүлек орлыкны ЗИЛ-130 автомобиле белән Юрий Агачев алып килә, ул икенче ел биредә эшли.
- Безнең коллектив бик кечкенә (уҗым культуралары чәчүдә өч кенә кеше катнаша), шуңа да без бик тату һәм күтәренке күңел белән эшибездер, - ди шофер. – Минем төп бурычым – орлык белән тәэмин итү һәм чәчү агрегатының эштән туктап торуына юл куймау. Шулай ук сенаж һәм силоска салу өчен яшел масса ташырга да өлгерәм. Кызу эш вакыты бит. Эш булса – хезмәт хакы була, димәк гаиләң дә тук.
Бик тиздән “Соя Колай” механизаторлары чәчүнең төгәлләнүен хәбәр итәчәкләр.