Тәлгать Вәлиуллин җитәкчелегендәге Питрәч муниципаль финанс-бюджет палатасы коллктивы яңадан-яңа һөнәри уңышларга ирешә. Бу турыда Тәлгать Әхәтовичның урынбасары Мария Ишимова сөйләде. Шушы көннәрдә республика дәрәҗәсендәге бүләкләргә ия булган белгечләр белән дә ул таныштырды. Палатаның керем бүлеге башлыгы Эльвира Гайнетдинова Татарстан Республикасы финанс министры имзалаган Мактау грамотасы алды. Оешманың баш бухгалтеры Анна Пушковага һәм әйдәп баручы белгеч Әнисә Галиәкбәровага Татарстан Республикасы Хөкүмәте исеменнән Рәхмәт хатлары тапшырылды.
Оешманың баш бухгалтеры Анна Пушкова кечкенәдән санарга яраткан. “Мәктәпкә укырга кергәнче үк, әтием мине санарга өйрәтте”, - ди Анна Васильевна. Шул вакыттан бирле кырык елдан артык вакыт узып киткән. 22 ел мәгариф бүлегендә икътисадчы булып эшләгән. Аннары районда казначылык бүлеге ачыла, анда эшләвенең беренче көненнән башлап, алты ел дәвамында баш бухгалтер булып эшли. Менә инде җиде ел район бухгалтерларына финанс мәсьәләләрендә ярдәм итә. Анна Пушкова эшен яратса да, бу аның тормышыныда иң мөһиме түгел. Аның өчен иң кадерлесе – яраткан 4 оныгы. Анна Васильевна бөтен буш вакытын аларга багышлый. Әгәр дә өйдә исәп-хисап ясарга алынса да, бары тик оныкларына математикададан ярдәм итү максатыннан гына.