
Бүгене көндә район авыл хуҗалыкларында силос салу эше бара. Ел коры килүгә дә карамастан, “кырлар патшабикәсе” яхшы уңыш бирә. “Соя Колай” ҖЧҖ, “Газовик” ҖЧҖ кебек хуҗалыкларда бу көннәрдә чын мәгънәсендә урак өсте. Районда 4157 гектар мәйданда кукуруз чәчелгән. 16 сентябрьгә шуның 1357 гектары җыелган. 76 тонна силос салынган.
Дүртөйле авылыннан ерак түгел Мишә буе ярында яшел диңгез булып кукуруз кыры җәйрәп ята. Бүгенге көндә анда “Колай” ҖЧҖ азык әзерләү комбайннары эшли. Хуҗалык директоры Хәлим Миңнебаев белән кукуруз кырын үтеп комбайнчылар янына киләбез. Механизаторларның төшке ашка туктавыннан файдаланып, әңгәмә корабыз.