Пановка мәктәбе бинасы 30 ел элек салынган. Шуңа күрә дә әлеге бина һәм мәктәп яны территориясен яңарту таләп ителә иде. Агымдагы елның февралендә капиталь ремонт башланды. Ул бинаның түбәсе, тәрәзәләрен, ишекләрен, инженер-техник, санузелларны алыштыру, фасадны рәткә китерү һәм бик күп башка эшләрне үз эченә алды. Әлеге эшләр Александр Садовников җитәкчелегендәге “Пресс” ҖЧҖ тарафыннан тормышка ашырылды.
Каникуллар башлануга мәктәпкә ремонт ясарга керештеләр. Чираттагы ялда булуларына да карамастан бөтен коллектив ремонт эшләрендә катнашты. Укучыларның ата-аналары да бик нык ярдәм итте. Аеруча актив катнашучыларына рәхмәт белдерәбез. Болар: Михаил Завьялов, Сергей Большов, Татьяна һәм Иван Юнысовлар, Татьяна һәм Владимир Федюниннар, Оксана Сергей Панфиловлар, Ильнур и Екатерина Мөбәрәковлар, Татьяна Долгова, Зоя Шәйдуллина, Марсель Шаров, Александр Борисов, Елена Баскакова, Михаил Чернов, Гүзалия Сәлахова, Зульфинисо Сатарова и Рано Золин, Марина Пахомова и Валентин Дубинкин.