Питрәчнең берничә хуҗалыгы терлекчеләреннән торган төркем традицион зона семинарында катнашты. Ул Биектау районнында үтте. Семинар-киңәшмәдә сигез айлык эшкә нәтиҗә ясау, терлекләрне кышкы бәйдә асрауга күчерү, терлекчелек тармагында оештыру-технология таләпләрен яхшырту мәсьәләләре каралды. Әлеге чара кысаларында белгечләр өчен “Мүлмә” авылында “АГРОФИРМА ТАТАРСТАН” ҖЧҖ буенча экскурсия үткәрелде.
Министрның терлекчелек буенча урынбасары Нәҗип Хаҗипов авыл хуҗалыгы эшләре нәтиҗәләре белән таныштырды. Нәҗип Нәкыйпович үз чыгышында мөгезле эре терлек сакланышы һәм көтү яңартуга игътибар бирүләрен сорады. Моннан тыш ул мөгезле эре терлекнең үлү сәбәпләрен өйрәнергә кирәклегенә, әлеге мәсьәләгә салкын карауның аяныч хәлгә китерүен билгеләп үтте. Районнар эшчәнлеген бәяләүнең төп күрсәткечләре – савым күләме, терлекләр саны, артымнар алу. Беренче пункт буенча безнең район яхшы нәтиҗәләр күрсәтте – агымдагы елның 1 сентябренә 14 тонна сөт, шуның 1,9 тоннасы августка туры килә. Бу 2013 ел чагыштырмасында110 һәм 109 процент. Ә менә баш саны сакланышы буенча питрәчлеләр тәнкыйтькә дучар булды. Татарстан республикасының атказанган авыл хуҗалыгы, пофессор Алексей Якимов чыгышы аерым блок булып торды. Ул үз хезмәтен азык җитештерүнең, мөгезле эре терлек асрау һәм ашатуның технологик алымнарына багышлаган. Профессор уңышка ирешүнең универсаль формаларны атады. Мәсәлән 4-К формуласы: кадрлар+сыер абзары+ азык+ сыер.