Ат кешенең тугры дусты

2014 елның 23 сентябре, сишәмбе

Хәзерге вакыттта малайлар күбрәк техникага өстенлек бирә. Шулай да  атлар белән кызыксынучылар да бар.

Янсуар авылыннан Артур (8 нче сыйныф укучысы)  һәм Дмитрий (9 нчы сыйныф) Алексеевлар шундыйлардан. Алар кечкенәдән  атлар белән кызыксына. Иң мөһиме  алар вакытларын заяга уздырмый.  Артур һәм Дима җәйге каникул вакытларында хуҗалык көтүе көтә. Егетләр ата-аналарына да булышырга өлгерәләр.
- Без атларны яратабыз, алар безнең  иң якын дусларыбыз. Алар  безгә  сыерлар көтәргә ярдәм  итәләр бит. Атта йөреп без рәхәтләнеп ял итәбез, - ди егетләр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International