
Иске Шигали авылы күген хәзер яңа мәчетнең ярымайлы манарасы бизи. Узган атнада инде төзелеп беткән иман йортына манара һәм ярым ай урнаштырдылар. Авыл халкы хәзер түземсезләнеп мәчетнең ачылуын көтә.
Исегезгә төшереп үтәбез, Иске Шигали авылында мәчет элекке “Шигали” совхозы баш инженеры Салихҗан Кәлимуллин һәм аның улы Рөстәм иганәчелеге астында башланып китә. Әлеге авылдан чыккан башка изге күңелле кешеләр һәм авыл халкы да бу эшкә бик теләп кушыла. Мәчеттә төп эшләр инде төгәлләнгән. Узган атнада аңа тантаналы рәвештә манара һәм ярым ай урнаштырдылар. Бу көнне монда мәчет төзелешенә турыдан-туры катнашы булган һәм аның төзелеше белән даими кызыксынып торучылар җыелды. Айны күтәргәндә хәзрәтләр Аллаһы Тәгаләне зурлап тәкъбир әйтеп тордылар. Аннары барлык кунаклар мәчет эченә кереп, анда барган төзелеш эшләре белән таныштылар.
- Бездә мөселманнар да, христиан динендә булучылар да дус-тату яши. Әле күптән түгел, руслар үзләренә дин йорты салганнар иде. Алла Боерса, без дә мәчетле булабыз. Әлегә район үзәгендәге мәчеткә йөрибез. Бу мәчет төзелешенә өлеш керткән һәрбер кешегә рәхмәт әйтәсе килә, ди әлеге Иске Шигали авылында яшәүче Марат Басыйров.
Бик тиздән Иске Шигали авылында да азан тавышы яңгырар. Хәзер инде мәчетне салучыларның теләге бер: шушы иман йортында халыкның эзе суынмасын, азан әйтелеп, намазлар укылып торсын, яшьләребез дә дингә тартылсын иде.
ИМАНГА КАЙТУ
Сикәлтәле, авыр еллар аша,
Кайтып килешебез динебезгә.
Азан моңы, изге Коръән белән
Иман нуры иңә өебезгә.
Яңа мәчет калыкты авылымда
Көмеш айлы манарасы белән.
Бусагасын атлап кергән һәркем,
Шифа алып чыгар күңеленә.
Үзенә дәшеп һәрбер юлаучыны
Ишекләрен мәчет ачып куйган.
“Бисмиллаңны әйтеп түргә уз да,
Белгәнеңне укы, дия сыман.
Без татарның, һәрбер эш-гамәле
Әйтеп башлана бит “Бисмилласын”
Кай тарафка гына юнәлсәк тә,
Ярдәменнән Аллам ташламасын.