Йөгерү – иң кулай спорт төредер мөгаен. Бернинди дә спорт инвентарьлары, кыйммәтле тренажерлар сатып алырга кирәкми. Рәхәтләнеп чык та йөгер. Ә файдасы турында барыбыз да белә. Шуңа күрә сәламәтлекләрен кайгыртучылар йөгерү белән шөгыльләнә дә инде. Ә “Милләтләр кроссы - 2014” һәркемгә йөгереп карау мөмкинлеге бирә.
Йөгерү безнең районда да популяр. Бу турыда “Милләтләр кроссы - 2014” тә катнашучы халыкның күп булуы да сөйли. Төп чаралар Питрәч стадионында үтсә дә, башка торак пунктларда яшәүчеләр дә читтә калмады, Районның һәрбер авылында да бу көнне йөгерергә чыктылар.