Иртәгә мәктәпкәчә белем бирү учреждениеләре хезмәткәрләре һөнәри бәйрәмнәрен билгеләп үтә. Тәрбиячеләр көнендә балаларыбызны кайгыртучылар, аларга дөньяны танырга өйрәтүчеләрне бәйрәмнәре белән котлыйбыз. Шундый тәрбиячеләрнең берсе Нәзирә Газимова да мөһим эш башкара. Ул “Кояшкай” бакчасында тәрбияләнүче 164 балага татар теле өйрәтә.
Нәзирә Әхмәтовна тәҗрибәле педагог. Киләсе елда аның “Кояшкай” балалар бакчасында эшли башлавына 30 ел була. 2013 елда ул “Татарстан Республикасының ел укытучысы” бәйгесе финалисты булды, быел район башлыгы Эдуард Дияров традицион укытучылар конференциясендә аңа Мактау грамотасы тапшырды. Нәзирә Әхмәтовна өчен медаль һәм дипломнар беренче урында тормый, аның өчен сабыйларның уку белән кызыксынулары аеруча мөһим. Шулай ук ата-аналарның балалары уңышларын күреп сөенүе, аларның рәхмәте әһәмиятле. “Кояшкай” балалар бакчасында тәрбияләнүчеләр чын-чынлап горурлана алалар. Алар “Питрәч йолдызчыгы”, “Созвездие-Йолдызлык” бәйгеләрендә һәм башка иҗади чараларда осталыкларын күрсәтәләр.