у көннәрдә авыл үзәгенең үзгәреш кичерүен һәммәбез дә күреп торабыз. Җиңү паркында реконструкция эшләре актив темплар белән алып барыла. Питрәчнең нәкъ үзәгендә техника тавышы яңгырап тора, кешеләр эш белән мәшгуль. Нигездә болар ирекле ярдәмчеләр: “Форпост”, “Бердәм Россия” Яшьләр гвардиясе”, “Яшьләр аграр берләшмәсе” әгъзалары һәм башкалар.
Исегезгә төшерәбез, узган ел ахырында паркны реконструкцияләү идеясе килеп туган иде. Район җитәкчеләре Бөек Җиңүнең 70 еллыгына багышлап, геройлар һәйкәлен яңартырга дигән карарга килгәннәр иде. Моның өчен районда иң яхшы вариантка интернет-тавыш бирү үткәрелде. Планнарны билгеләгәч, эшкә керештеләр.