Хәзер без юлларда тилмермәячәкбез

2014 елның 2 октябре, пәнҗешәмбе

Районда торак пунктларны төзекләндерү дәвам итә: юллар яңартыла, электр тапшыргыч линияләр алыштырыла, яңа яктылык лампочкалары куела, зиратлар тәртипкә китерелә...

Ә район үзәген зур авыллар белән асфальт юллар тоташтырып тора. Кайбер авылларда урамнарга да асфальт салынган. Шулай да күпчелек торак пунктларда юлсызлык актуаль мәсьәлә булып кала. Халык җыеннарында да булган юлларны карап тоту уңаеннан мөрәҗәгать итүчеләр күп булды.   Авылдагы юллар төзелеше дәүләт программасы ярдәмендә соңгы елларда әлеге мәсьәлә  уңай хәл ителә.
Богородск авыл җирлегенә җиде авыл керә – Богородск, Көек, Гильдеево, Ильинка, Беренче Май, Камыш, Черниково. Аларда барлыгы 2000 кеше яши.
- Казанга якын булу сәбәпле, безнең торак пунктлар елдан-ел зурая, - ди Богородск авыл җирлеге башлыгы Фәрит Фәезов. – Яңа йортлар төзелә, яңа урамнар барлыкка килә. Шуңа күрә дә яңа юл, су үткәрү, газлаштыру мәсьәләләре актуальләшә бара. Беренче чиратта юл мәсьәләсе  тора. Быел без 2700 метр юлга вак таш җәяргә планлаштырабыз.  Комаров урамында чиркәүдән зиратка кадәрге 1100 метр арада,  Көек авылындагы Үзәк урамда 1100 метр,  Көньяк урамында 500 метр юлда әлеге эш башкарылачак. Республика программасы буенча бер миллион грант оттык, аңа вак таш сатып алачакбыз.  Акчаларны алуга, эшкә керештек.
Район башлыгы Эдуард Дияров, “Газовик” ҖЧҖ база хуҗалыгы җитәкчелеге, “Акваснаб” ҖЧҖ подрядчылары, авыл халкы ярдәме белән таш җәю  уңышлы гына бара.  Юлның кайбер урыннары бик начар хәлдә иде, бигрәк тә язын-көзен юлдан үтеп йөреп булмый. Хәзер яңартылган юллардан рәхәтләнеп йөрербез дип өметләнәбез.
Көек авылында яшәүче Илдус Гыйльманов та авыл җирлеге башлыгы сүзләре белән килешә.
- Кайчакта  җиңел машина белән өйгә кадәр керүе бик  кыен иде.  Хәзер безнең үзәк урамда юллар яңартыла, без әлеге эшне башкаручыларга бик рәхмәтле.
- Инде әйткәнемчә, бездә яңа урамнар барлыкка килә, - дип сүзен дәвам итте Фәрит Дамирович. -  Яңа газүткәргечләр, суүткәргечләр сузабыз. Мәсәлән,  быел  Көек авылында Җиләкле, Урман  урамнарында, Богородскида Окольная урамында йортларга суүткәргечләр суздык, аларның гомуми озынлыгы 2200 метр. Әле тагын Богородск, Камыш һәм Беренче Май торак пунктларында 50 яктырту лампочкалары урнаштырдык, үзәк усадьбада часовня төзелеп бетеп килә. Алда эшләр күп әле, Көектә генә дә 10 километр юл ремонтлыйсы бар.
Тора-бара барысы да эшләнер, район җитәкчелеге, авыл халкының хуплавы  тырышып эшләргә этәргеч һәм ышаныч бирә моңа.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International