Мәктәп укучылары арасында ике район беренчелеге үтте. Чираттагы район беренчелегенә сигез команда җыелды. 1998-1999 елгы 84 яшь спортчы Татарстан укучылары спартакиадасы программасына керүче 9 спорт төре буенча ярышты.

Җиңел атлетика
Сезон башланып кына килүгә дә карамастан, кайбер кызлар һәм егетләр яхшы күрсәткечләргә иреште. Кайберләре берничә тапкыр мактау пьедесталына менде.
Сөңге ыргытуда Ленино-Кокушкинодан Вероника Афанасьева һәм 1 нче мәктәптән Леонид Сидоров җиңде.
Ядрә атуда Ленино-Кокушкинодан Адель Абдрахманов һәм Вероника Афанасьева иң яхшы нәтиҗәләр күрсәтте.
Диск ыргытуда да Ленино-Кокушкинодан Валерия Сафронова һәм 1 нче мәктәптән Леонид Сидоров беренчелекне алды.
Озынлыкка сикерүдә Ленино-Кокушкинодан Алена Архипова һәм Шәледән Илшат Мәннапов аерылып торды.
Һәрвакыттагыча, йөгерү юлларына кеше күп җыелды. Анда төп спорт төреннән ярышлар үтте. Иң кыска арада - 100 метрга йөгерүдә 2 нче мәктәптән Ольга Кубашевская һәм Күннән Ленар Сәлахов җиңеп чыкты. Тагын бер кыска арада Ленино-Кокушкинодан Алевтина Блаченова һәм Шәледән Ислам Сәйфетдинов, 800 метрны Ленино-Кокушкинодан Регина Бобок һәм Шәледән Инсаф Мәннапов бик тиз үтте. Инсаф 1500 метрда җиңү яулады.
Ярышлар эстафета йөгерүләре белән тәмамланды. Кызлар арасында ярыш өч команда арасында үтте. Ленино-Кокушкино командасы җитезрәк булып чыкты, 2 нче мәктәп командасы алардан берничә секундка гына калышты. 3 нче урында – Шәле кызлары.
Егетләр арасында ярыш мавыктыргыч булды. Шәле командасы 1 нче мәктәп командасын берничә секундка гына калдырып, җиңүгә иреште. Өченче булып финишка ленинококушкинолылар килде.
Гомумкоманда зачетында 1 нче урында Ленино-Кокушкино командасы, 2 нче урында – 1 нче мәктәп, 3 нче урында – Шәле командасы.
Ярыш нәтиҗәләре буенча калган урыннар түбәндәгечә билгеләнде: 4. 2 нче мәктәп. 5. Күн. 6. Чыты. 7. Татар Тау Иле. 8. Надеждино.
Кайбер мәктәпләрнең ярышларда катнашмавы бик күңелсез хәл. Алар спортчыларын яшьтәшләре белән көч сынашу мөмкинлегеннән мәхрүм итте.
Кощак, Пановка, Иске Шигали, Колай, Богородск, Татар Казысы, Керәшен Сәрдәсе кабат читтә калды.
