Питрәч районында алтын парларны хөрмәтләделәр

2014 елның 3 октябре, җомга
В Пестречинском районе продолжается чествование «золотых пар»

Ленино-Кокушкино Яшьләр үзәгендә  Өлкәннәр көненә багышланган “Минем елларым – Минем байлыгым” бәйрәм концерты булып узды.

Җыелганнар музыка мәктәбе артислары, “Подружки”, “Ритм” вокаль ансамбльләре, “Мечта” хореография коллективы һәм “Сударушки”” фольклор ансамбльләре чыгышларын карады.
Бәйрәмдә  Анна Ивановна һәм Иван Сергеевич Пигасовлар, Клара Ивановна һәм Вадимир Яковлевич Моисеевларны алтын туйлары белән тәбрикләделәр. Алар 50 ел бергә тигез тормыш иткәннәр.
Юбилярларны район хакимияте башлыгы урынбасары Руслан Камалов һәм Ленино-Кокушкино авыл җирлеге башлыгы Альфред Салихов котлады. Бу көнне алар бүләкләр дә кабул итте.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International