Һәркемгә дә илле биш ел бергә тату гомер итү насыйп булмый. Бу бик күп вакыт. Мөгаен, ул шуңа да зөбәрҗәт туй дип аталадыр. Зөбәрҗәт – ул сирәк очрый торган, кыйммәтле, бик матур таш. Ул нык, бәхетле тормыш билгесе.
Дарья Гуриевна һәм Афанасий Антонович икесе дә Әлбәден авылында туган. Монда туып-үскәнгә, бер-берсен күптәннән белгәннәр. Бер урамнан йөргәннәр. Әмма Афанасий гына кызга игътибар да итмәгән. Җиде ел аерма аларны төрле юлдан йөрткән. Ул мөстәкыйль олы егет чагында, Дарья яп-яшь кыз гына булган. Вакытлар узган саен, ул сөйкемле, гүзәл кызга әйләнгән. Бервакыт Афанасий очраклы гына Даша белән очраша, аңа күзе төшә. Ул чакта кызга 16 яшь була.