Өлкәннәр өчен 2006 елдан “Актив озын гомер” программасы гамәлгә ашырыла. Ул өлкән яшьтәге кешенең тормыштан калышмавын күздә тота.
“Өченче яшь университеты” пенсия яшендәгеләргә бүгенге тормышка иярергә, мәгълүмат кырында югалып калмаска, яңа белем бирү технологияләренә өйрәнергә, лаеклы тормыш итәргә ярдәм итә.