Менә шундый тавыклар да бар бездә. Илшат Гайсаров фотосы. Республикада “Татарстанныкын ал!” акциясе яңартылды. Дөньядагы киеренке сәяси хәл, Америка һәм Евросоюз ягыннан санкцияләр аркасында, ил икътисады кайбер кыенлыклар кичерә. Шулай да безнең кибет киштәләрендә үзебезнең товарлар да җитәрлек. Сатып алучыны үзебезнең товар җитештерүчеләр дә сөендерә. Кайчак безнең Татарстандагы товарлар бик үк күзгә ташланып тормасалар да, аның каравы сыйфат һәм бәясенә караганда, күпкә отышлы күренә. Бу турыда халык беләме?
Шәһәрдә Татарстан продукциясен тәкъдим итү өчен махсус ярминкәләр оештыралар. Районнарда көзге ярминкәләр уза.
Безнең районда да төрле ашамлык продукциясе җитештерәләр. Питрәч кибетләрендә җирле тавык итен һәм төрле субпродуктларны табарга мөмкин. Шул исәптән, кош итеннән колбасалар да бар. Сыер ите, дуңгыз ите дә җитәрлек сатыла. Шулай ук бездә балыкның да берничә төрен үрчетәләр. Биредәге сөт ризыкларын да кеше яратып ала. Мәсәлән, сибелеп торган эремчек, тәмле каймак, майларны кайсыбызның гына алганы юк икән! Ә кырларда һәм бакчаларда бик яхшы җиләк-җимешләр, яшелчәләр үсә. Питрәч товарлары халыкта билгелеме, аларны алалармы, Питрәч кешеләре Татарстан акциясе турында беләләрме?
Галина һәм Юрий Федоровлар:
- Питрәч товарларын алабыз, билгеле. Кибетләрдә җаның ни тели, шул бар. Тавык итен һәм йомыркаларны алып кына торабыз. Ит тә алмый калган юк. Товарның кемнеке булуы белән кызыксынмыйбыз. Иң мөһиме – иске булмасын. Кибетләрдәге бәяләргә күбрәк игътибар итәбез, бәясе юнь булса, алабыз инде.
Эльвира, укытучы:
- Безнекеләрне якларга әзермен. Алар да безнең турыда онытмасын иде. Кибеттән алган товарлар гел яхшы була дип әйтә алмыйм. Питрәчтә җитештерелгәне күп вакытта яхшырак та була әле. Ашамлыклар яңа ясалган, тәмле була. Шулай булгач, нәрсәдән ясалганы билгеле булмаган чит ил товарын алып та торасы юк.
Елена Казакова, пенсионер:
- Мин безнекенә өстенлек бирәм. Ашамлыклар файдалы да, тәмлерәк тә. “Татарстанныкын ал!” акциясен хуплыйм. Нишләп хупламаска әле? Чит илләр алардан башка яши алмаслар дип уйлыйлар. Үзебезнең дә җиләк-җимешләр, яшелчәләр җитәрлек дип уйлыйм. Безнең итләребез һәм яшелчәләр әллә аларныкыннан кимрәкме? Мин җирле җитештерүчеләрнекен алам. Бигрәк тә үз кибетләре булганнарыннан. Анда туп-туры фабрикадан китерәләр.
Александр, машина йөртүче:
- Без гел Татарстанныкын алабыз. Ярминкәләргә рәхәтләнеп йөрибез. Анда бөтен әйбер дә питрәчлеләр һәм күрше райондагыларныкы була. Ярминкәләрне кышка запас ясау өчен махсус көтеп торабыз. Бәяләре дә алай ук кыйммәт булмый.