Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
Питрәч муниципаль районы
рус
тат
Сорау бирү
Район турында
Район тарихы
Район паспорты
Питрәч муниципаль район башлыгы
Идарә органнары
Авыл җирлекләре
Муниципаль район составындагы муниципаль берәмлекләр
Район оешмалары һәм хезмәт күрсәтү өлкәләре
Координаталардан файдаланып тапшырылырга тиешле объектлар турында мәгълүмат
Питрәч муниципаль районы милкендә булган объектлар исемлеге
Район тормышы
Дәүләт һәм муниципаль хезмәт күрсәтү
Милли проектларны гамәлгә ашыру
Районның социаль-икътисадый үсеше
Социаль эшмәкәрләргә һәм СЮ КБО ярдәм
Район комиссияләре
Иҗтимагый Совет
Коррупциягә каршы көрәш
Муниципаль заказ
Дәүләт һәм муниципаль контроле
Бюджет үтәлеше
Тикшерү планнары һәм нәтиҗәләре
Тематик бүлекләр
Кадрлар сәясәте
Халык тыңлаулары
Хокук саклау һәм контроль-күзәтчелек органнарыннан җавап бирү актлары
Кулланучыларның хокукларын яклау
Профсоюз тормышы
Файдалы мәгълүмат
Инициативалы бюджетлаштыру
Документлар
Статус документлары
Муниципаль норматив хокукый актлар реестры
Совет карарлары проектлары
Район Советы карарлары
Карарлар
Боерыклар
Җайга салу йогынтысын бәяләү (ОРВ)
Шәхси мәгълүматларны яклау
Планнар һәм программалар
Татарстан Республикасы хокукый мәгълүматының рәсми порталы
Хокукый агарту
Матбугат хезмәте
Яңалыклар тасмасы
Фотохәбәрләр
Видеохәбәрләр
Район башлыгының рәсми блогы
“Алга” район газетасы
Мөрәҗәгатьләр һәм гражданнарны кабул итү
Гомумроссия гражданнарны кабул итү көнен күчерү турында
Кабул итү көннәре һәм сәгатьләре
Гражданнарның язмача мөрәҗәгатенә карата таләпләр
Интернет кабул итү
Норматив документлар
Гражданнар мөрәҗәгатьләренә күзәтү
Еш бирелгән сораулар
Гариза үрнәкләре
Бәйләнешле элемтә
Муниципаль районнар
Питрәч муниципаль районы
Мул уңыш алгач, бәйрәм итүе дә күңелле
2014 елның 21 октябре, сишәмбе
Сүз башы
“Уңыш бәйрәме”ндә булганнар кеше хезмәтен олылау тантанасын әле озак вакыт исеннән чыгара алмас. Уңыш бәйрәме искиткеч дәрәҗәдә матур, гаҗәеп киң колачлы, беркадәр үзенчәлекле дә, символик та килеп чыкты.
Кыр уңганнары, кунаклар хөрмәтенә 45 иң яхшы номерлар сайлап алынган иде. Дистәләгән яшь артистлар, башкаручылар, районның берничә бию коллективы, шулай ук Арча, Балык Бистәсе районнарыннан коллективлар, “Казан” танылган бию коллективы бәйрәмчә бизәлгән сәхнәгә чыкты. Алар Уңыш бәйрәменә килгәннәргә чын мәгънәсендә ял һәм хозурлык бәйрәме оештырды. Ә ачык төстәге гаҗәеп матур костюмнардан чыккан балалар үзләренең осталыкларын дәртле, ялкынлы биюләрдә күрсәтте. Шулай итеп балалар турында шушындый кайгырту һәм игътибар күрсәтеп килгән җәмгыятебез акрынлап икътисадый яктан алга баруында һич тә шик юк. Яшь талантларны үстерү, укыту, хуплау өчен бездә бөтен нәрсә эшләнгәне күз алдында. Тикмәгә генә бәйрәм ахырында район башлыгы Эдуард Дияров сүз алмый булдыра алмады:
- Һәрбер хәрәкәттә, балаларның һәрбер чыгышында сезнең дә саллы өлешегез бар. Чөнки күп нәрсә авыл хуҗалыгы предприятиеләре, крестьян-фермер хуҗалыклары һәм районның авыл хуҗалыгы тармагында эшләүчеләрнең ярдәме белән гамәлгә ашырыла. Сезнең тырыш хезмәтегез аркасында районыбыз күп яктан алга бара, - диде.
Бөртеге бөртеккә
Питрәч игенчеләренең мул уңыш алу сере – туган җирне кадерләп саклауда, аның турында кайгыртуда, һәрбер бөртек шытып чыксын өчен күп көч һәм тырышлык, заманча технологияләр кулланып эш итүдә. Билгеле бер кыенлыкларга, шул исәптән, көйсез һава шартларына карамастан, игенчеләр бөртеклеләрдән һәм бөртекле-кузаклы культуралардан яхшы гына уңыш җыеп алды. Зур икмәкнең никадәр хезмәт куеп, тир түгеп табылганы һәрберебезгә мәгълүм.
Бәйрәм кунакларына мөрәҗәгать итеп район башлыгы Эдуард Мәхмүтович түбәндәгеләрне җиткерде:
- Быелгы авыл хуҗалыгы елы шактый ук дәрәҗәдә катлаулы булды. Табигать янә игенчеләрне ныклыкка сынады. Әйтергә кирәк, авыл хезмәтчәннәре кырлардан мөмкин кадәр күбрәкне алырга тырышты. Шулай итеп күмәк тырышлык белән яхшы гына уңыш алуга ирештек. Уңыш өчен көрәшнең һәр көне, һәр сәгате-минуты өчен рәхмәт сезгә! Сез, гади хезмәтчәннәрнең фидакарь хезмәте аркасында бүген табыннарыбыз мул булачак, анда икмәк төп урынны алачак. Бик зур рәхмәт сезгә! Бәйрәм белән һәммәгезне!
Район җитәкчесе район игенчеләренә намуслы хезмәтләре һәм түземлекләре өчен рәхмәтен белдерде. “Һава шартлары көйсезләнеп торса да, авыл кешеләре сынауда сынатмады. Бу уртак эшкә күп көч куйган җитәкчеләрнең, белгечләрнең, хезмәтчәннәрнең зур тырышлыгы нәтиҗәсе”, - диде ул.
Аннары район башлыгы югары технологияләр кулланып, иң яхшы күрсәткечләргә ирешкән хуҗалыкларны билгеләп үтте. Болар: “Ак Барс Питрәч” җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте, “Кощак” авыл хуҗалыгы предприятиесе ачык акционерлык җәмгыяте.
Районда бөртеклеләрдән тулай җыем 73 мең 953 тоннага җитте. Бу узган елгыдан 17 мең тоннага күбрәк. Бөртекле һәм бөртекле-кузаклы культуралардан уңыш чыгышы гектардан уртача 20 центнер булды. Ә “Ак Барс Питрәч” агрофирмасында бөртеклеләр гектарыннан 27,3 центнер уңыш чыккан. Агрофирма игенчеләре 32 мең тоннадан артык алтын бөртекләр алган.
Сезон нәтиҗәләре буенча коллективка (җитәкчесе Радик Зиннәтов) Питрәч район Советы грамотасы тапшырылды.
“Кощак” хуҗалыгында гектарыннан 23 центнер чыккан. Алар 3 мең 530 тонна икмәк алган. Кощаклылар моннан тыш бәрәңгедән дә яхшы уңыш алган. Гектардан уңыш чыгышы 150 центнер алып, 2 мең 250 тонна бәрәңге җыйган. Коллективка (җитәкчесе Булат Идиятов) шулай ук Питрәч район Советы грамотасы тапшырыла.
Район башлыгы сүзләренә караганда, бүген игенчеләр иңнәренә эшнең зур күләме төшүгә карамастан, заманча техника куллану нәтиҗәле һәм тиз эш итәргә мөмкинлек бирә. Технологик эш барышы уйланыла һәм боларның бөтенесе, ахыр килеп, сөенечле күрсәткечләргә ирешергә ярдәм итә.
- Бу җитәкчеләребезнең, агрономнарның, механизаторларның, комбайнчыларның тырышлыгы нәтиҗәсе, - диде Эдуард Дияров.
Авыл хуҗалыгы хезмәтчәннәрен Татарстан Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Тәлгать Таһирҗанов та тәбрикләргә килгән иде. Аларга мөрәҗәгать итеп, Тәлгать Галимҗанович түбәндәгеләрне җиткерде:
- Игенче, илне туйдыручы сүзләре һәрвакыт башкача яңгырый. Питрәч кырларының эшкәртелеп, анда уңыш үстерелүе һәм бүген тәртиптә булуы бик күңелле күренеш. Монда киләчәктә дә эшләячәкләр, яңа технологияләр кулланачаклары, моның, үз чиратында, яшьләрне тартачагында өмет бар, - диде ул.
Кешеләрне икмәкле итү
Элек-электән ата-бабаларыбыз җир эшкәрткән, иген иккән. Җирдә эшләү һәркем өчен изге эш саналган. Без барыбыз да туган җиребезне, анда үскән икмәкне яратабыз һәм олылыйбыз. Шушы җирдә эшләүчеләр – игенчеләребез бу көннәрдә аеруча горурлык хисләре кичерәләр.
Алар бәйрәмнең төп геройлары булды да инде. Авыл хуҗалыгы җитештерү тармагында җиңүче булып районның 12 иң яхшы комбайнчысы табылды. Быелгы урып-җыю эшләре нәтиҗәләре буенча “Ак Барс-Питрәч” хуҗалыгы комбайнчысы Илмир Хәмидуллин 1 нче урынга лаек булды. Ул 20 мең 937 центнер ашлык суктырган. 2 нче һәм 3 нче урыннарны шул ук хуҗалыктан Альфред Хәйриев - 20 мең 843 центнер һәм Ирек Насыйров 20 мең 588 центнер җыеп алды. Алар барысы да “Мега 370” комбайннарында эшләделәр.
“Акрос”, “Нью-Холланд ТХ65” комбайннарында эшләүчеләр арасында “Ак Барс-Питрәч” хуҗалыгы комбайнчысы Алик Мортазин 1 нче урында, 2 нче урында – “Питрәч азык-төлек корпорациясе” хуҗалыгы комбайнчысы Илшат Зиннәтов, 3 нче урында “Ак Барс-Питрәч” хуҗалыгы комбайнчысы Рамил Габдрахманов.
“Дон-1500”, “Полесье”, КЗС-812” комбайннарында эшләүчеләр арасында 3 призлы урынны “Газовик “хуҗалыгыннан комбайнчы Николай Загиров – 12 мең 690 центнер, “Соя Колай” хуҗалыгы комбайнчысы Евгений Федотов – 10 мең 359 центнер, “Рацин Шәле” хуҗалыгы комбайнчысы Фәрдүс Миндубаев 9 мең 939 центнер алды.
“Нива” һәм “Енисей” комбайннарында уңыш җыеп алуда катнашкан комбайнчылар арасында 1 нче урында “Питрәч азык-төлек корпорациясе” хуҗалыгыннан Шамил Гыйләҗев – 9 мең 569 центнер, 2 нче урында “Кощак” хуҗалыгы комбайнчысы Олег Михалев 6 мең 210 центнер, 3 нче урында “Соя-Колай” хуҗалыгы комбайнчысы Мөдәррис Кәримов 6 мең 157 центнер.
Барлык җиңүчеләргә, район башлыгы Эдуард Дияров урак алдыннан вәгъдә иткән, гаилә белән бергә ял итү өчен санаторийга юлламалар сертификатлары тапшырылды. Районның Мактаулы гражданы Шәйхулла Насыйбуллин тантана геройларына бүләкләр тапшырып, Питрәч районының күп кенә позицияләр буенча лаеклы урында калуын билгеләп үтте.
- Алар ел саен ныгый бара һәм моңа сөенергә генә кирәк. Сез ирешкән күрсәткечләр район иминлегенә, аның тормышына уңай йогынты ясый. Игенчеләргә фидакарь хезмәтләре өчен олы рәхмәтемне җиткерәм, - диде ул.
“Дәүләтшин А.Р.” крестьян-фермер хуҗалыгы (Айрат Дәүләтшин), “Үшнә” балык хуҗалыгы (Рөстәм Насыйбуллин), “Макс-Ойл” җаваплылыгы чикләнгән җәмгыять (Илдус Галиев) кебек хуҗалыклар нәтиҗәле эшчәнлекләре өчен билгеләп үтелде.
Тантанада “Кощак” авыл хуҗалыгы предприятиесе директоры Булат Идиятовка, “Ак Барс-Питрәч” хуҗалыгы комбайнчысы Илмир Хәмидуллинга, “Ак Барс-Питрәч” хуҗалыгы машина йөртүчесе Рәмзил Фәйзрахмановка, “Ак Барс-Питрәч” хуҗалыгы чәчү комплексы механизаторы Илнар Камалиевка, “Казан” нәсел атлар заводы” җаваплылыгы чикләнгән җәмгыять директоры урынбасары Риф Димиевка, “Соя Колай” җәмгыяте директоры Хәлим Миңнебаевка күпьеллык тырыш хезмәтләре һәм югары җитештерү күрсәткечләренә ирешкәннәре өчен Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы Мактау грамоталары тапшырылды.
Көз - авыл халкының иң яраткан ел фасылы дисәң, һич тә арттыру булмастыр, мөгаен. Урып-җыю эшләре тәмамланган. Амбарлар ашлык белән тулган, терлекләргә азык-төлек җитәрлек тупланган. Авыл халкы берничә киеренке айны артта калдырып, эшләренә йомгак ясый. Игенчеләр барлык кыенлыкларны җиңеп, алга куелган максат-бурычларын уңышлы үтәп чыкты. Инде алар алдында яңа бурычлар тора.
http://pestrecy-rt.ru
Бүлешү:
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
17
апрель, 2026 ел
2026 елның 18 апреленә һава торышы фаразы
2026 елның 18 апреленә һава торышы фаразы
Татарстан Дәүләт Советында егерменче утырыш кысаларында «Татарстан Республикасында архив тармагын цифрлаштыру турында» Хөкүмәт сәгате узды.
Татарстан Дәүләт Советында егерменче утырыш кысаларында «Татарстан Республикасында архив тармагын цифрлаштыру турында» Хөкүмәт сәгате узды.
Бу шимбәдә, 18 апрельдә, Питрәчтә Татарстанның Физик культура отличнигы Илшат Шәфигуллин истәлегенә багышланган милли көрәш буенча ачык турнир узачак.
Бу шимбәдә, 18 апрельдә, Питрәчтә Татарстанның Физик культура отличнигы Илшат Шәфигуллин истәлегенә багышланган милли көрәш буенча ачык турнир узачак.
2026 елның 17 апреленә һава торышы фаразы
2026 елның 17 апреленә һава торышы фаразы
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз