2015 елның беренче яртыеллыгына газета-журналларга язылу кампаниясе кысаларында һәм “Татмедиа” ААҖ басмаларына яздыру эшен активлаштыру һәм стимуллаштыру максатыннан, почтальоннар һәм почта элемтә бүлекчәләре арасында бәйге игълан ителде. Ул агымдагы елның 1 октябрендә башланды һәм яңа ел бәйрәменә кадәр дәвам итәчәк.