Рифкат Нургалиевич җирле контроль органнары җитәкчеләре белән очрашты, гражданнарны кабул итте.
Ул шулай ук “Каенкай” балалар бакчасына кечкенә питрәчлеләр янына да кереп, хәл белешеп чыкты. Ә балалар кунакка юл хәрәкәте кагыйдәләрен белүләрен күрсәтте.
- Һәрбер җитәкчегә кайчакта балалар бакчасына кереп, дөнья мәшәкатьләреннән арыну бик файдалы дип саныйм, - ди Рифкат Нургалиевич. – Аннан бөтенләй икенче кеше булып чыгасың, тормышка башкача карый башлыйсың.