Сергей Федоров район юлларыннан үзенең “тимер аты” – КамАЗында җилдереп кенә йөри. Аны ЗИЛларның көчле сигналы, моторлар гөрелтесе туган авылы Княжадагы “Сельхозтехника”га эшкә алып килә. Сергей Павлович 48 ел буе шоферлык эшенә тугры калган. Шул вакыттан бирле ул техника белән бәйләнгән, һәр елны 26 октябрьдә һөнәри бәйрәме – Автомобильчеләр көнен билгеләп үтә.