Питрәчтә стартинейджерлар биеп тә карадылар

2014 елның 27 октябре, дүшәмбе

Унберенче “Стартинейджер” район бию конкурс-марафоны үтте. Анда биш мәктәп командасы  катнашты. 

Алар бер сәгать буе туктамыйча күңелле, дәртле көйгә биеде дә биеде. Җанатарлар аларга  уңыш теләп торды.
Яшьлек бәйрәме бик күңелле һәм уңышлы үтте. Беренче урыннны Питрәч 1 нче мәктәбе командасы яулады, икенче урында – Ленино-Кокушкино мәктәбе, өченче урында 2 нче мәктәп командасы. Шәле һәм Иске Шигали мәктәпләре командалары актив катнашканнары, бердәм булганнары өчен грамоталар белән бүләкләнде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International