Милкең бармы, салым түлә

2014 елның 29 октябре, чәршәмбе

Халыкны физик затлар милкенә салымның ничек исәпләнүе кызыксындыра. Әлеге уңайдан хәбәрчебез  6 нчы районара  салым инспекциясе башлыгы урынбасары Елена ГАЯЗОВА белән  әңгәмәм корып алды.

- Күп кенә гражданнарның күчемсез милекләре бар. Барлык милеккә дә салым салына.  Елена Алексеевна,  мәгълүмат инспекциягә ничек килеп ирешә һәм   салым ничек билгеләнә?
- Салым органы  объектлар һәм аның хуҗалары турында мәгълүматны дәүләт теркәве, кадастр һәм картография  Федераль хезмәтеннән (Росреестр) һәм аның территориаль органнарыннан  ала.   Салым исәпләү өчен салым базасы – 2013 елның 1 мартына кадәр  салым органнарына тапшырылган милекнең инвентаризация бәясе турында мәгълүмат. Гомуми  өлешчә милектә булган милек өчен һәр милекче шул өлешкә исәпләнгән салымны түли. Гомуми уртак милектә булган милек өчен  салым базасы милекнең инвентаризацион бәясенә карап  билгеләнә. Милекнең инвентаризация бәясе турындагы мәгълүматны Россия салым һәм җыемнар хезмәтенең “Салым түләүченең шәхси  кабинеты”ннан алырга мөмкин, шулай ук Росреестр сайтыннан. Моннан тыш, БТИдан 2012 елга милекнең инвентаризация бәясе турында белешмә кәгазе соратып алырга  була. Андый белешмә кәгазьләре  түләүле.
- Милеккә салымны   инспекция билгелиме?
- Милекне кайда урнашуына карап, салым инспекциясе аңа салым исәпли. Инспекция  салым суммасын һәм аны исәпләү турындагы мәгълүматларны күрсәтеп,  салым хәбәре җибәрә. Хәзерге вакытта  транспорт һәм җир салымы, физик затлар милкенә салым буенча бердәм салым хәбәре кулланыла. Физик затлар милкенә салым исәпләү хәбәр кәгазенең 3 бүлегендә язылган.  Анда  салым исәпләнгән ел, милектә күпме өлешкә хокуклы булуы, салым ставкасы, салым исәпләнгән айлар саны, салым ташламалары суммасы, салым суммасы күрсәтелә.
- Әгәр хәбәр кәгазендә узган еллар өчен өстәмә сумма күрсәтелсә, нишләргә. Бу нәрсәгә бәйле?
- Салым хәбәре кәгазендә алдагы еллар өчен салым кабат исәпләнгәннән соң салым суммасы күрсәтелгән очраклар да була. Мәсәлән,  күчемсез милекнең инвентаризация бәясе арту нәтиҗәсендә. Бу  БТИдан инвентаризация бәясе турындагы мәгълүматның соңга калып тапшырылуы аркасында  килеп чыга. Шулай да  мондый кабат исәпләү  кимендә өч елга бер  мәртәбә  генә булырга мөмкин. Ягъни 2014 елда килгән  хәбәр кәгазендә 2013 ел өчен  салым исәпләнә, шулай ук 2011-2012 елларга салымның кабат исәпләнгән суммасы күрсәтелергә мөмкин.
- Физик затлар милкенә салым ставкасы күләме күчемсез милекнең инвентаризация бәясенә бәйлеме?
- Әйе. Әгәр берничә объектың булса, ставка   бер муниципаль берәмлектәге барлык милекләрнең  инвентаризация бәяләреннән чыгып исәпләнә.  
-  Милек  ел буе  бер хуҗада булганда, салымның ничек билгеләнүе аңлашыла, ә  бер елдан кимрәк булганда, салым ничек исәпләнә?
-  Башка милекчедән күчемсез милек сатып алган очракта,  салым милеккә хокук теркәлгән  айдан  билгеләнә. Яңа  билгеләнгән салым киләсе ел башыннан түләнә. Мирас  милке алганда, мираска ия булган  айдан исәпләнә. Милекне саткан очракта, салымны  елның 1  гыйнварыннан милеккә хокук беткән ай башланганчы түләнә. Объект тулысынча юкка чыккан очракта,  салым объект гамәлдән чыккан вакыттан салынмый.
- Кемнәр милек салымы ташламаларына ия, аны алу өчен нәрсә эшләргә?
- Физик затлар милкенә ташламалар физик затны салым түләүдән тулысынча азат итә. Мәсәлән, I һәм II группа инвалидлар, пенсионерлар. Салым инспекциясе  милек хуҗасы булуыңны раслаучы документлар тапшырган очракта гына  салым түләүдә ташлама билгели. Ташламага хокук ел дәвамында туса, сез әлеге хокук  көченә кергән айдан салым түләүдән азат ителәсез. Ташлама билгеләнгән  вакыттан мөрәҗәгать итмәсәгез дә, аннан файдалана аласыз. Салымны  өч елга бер мәртәбә кабат исәпләргә мөмкин. Моның өчен салым инспекциясенә салымны кабат исәпләү турында гариза һәм ташламаны раслаучы документлар тапшырырга кирәк.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International