Студентлар Россиясе

2014 елның 14 ноябре, җомга
Форум вакытында берничә масштаблы чара да узачак. Шуларның берсе “Ел студенты” Россия милли премиясе булса, икенчесе – “Россия студентлары күрке” сәләт, матурлык һәм артистлык осталыгы буенча бөтенроссия конкурсы. Моннан тыш форумда сәясәт, икътисад, инновацияләр, җәмгыяви кампанияләр, гражданлык инициативалары, иҗат белән кызыксынган студентлар өчен белем бирә торган секцияләр эшләячәк.

“Якынча бер ел элек Россиянең студентлар берләшмәләре һәм студентлар ассоциациясе барлыкка килде. Шушы вакыт эчендә без шактый эш башкардык. Әлеге чара белән үзебез турында лаеклы рәвештә белдерербез”, – диде Россиянең студентлар берләшмәләре һәм студентлар ассоциациясе бөтенроссия яшьләр хәрәкәте рәисе Вячеслав Адерихин.

Форумда студентлар мастер-классларга йөри, экспертлар белән очраша алачак, төрле юнәлешләр буенча дискуссияләрдә катнашачак. Алар арасында волонтерлык, медиа, интеллект, спорт, иҗат, халыкара хезмәттәшлек, ватанпәрвәрлек бар.

Россиянең һәр субъекты форумга үз делегациясен җибәрә. Алар арасында “Ел студенты” премиясе, “Россия студентлары күрке” конкурсы катнашучылары, активистлар, студентлар үзидарәсе лидерлары бар.

Әлеге чара Россиянең студентлар берләшмәләре һәм студентлар ассоциациясе, Россия Яшьләр союзы, Татарстанның “Студентлар лигасы” тарафыннан Россия Мәгариф һәм фән министрлыгы, республика Хөкүмәте белән берлектә әзерләнә.

Форумның кунаклары исемлегендә Россия хакимияте, шоу-бизнес вәкилләре, иҗтимагый эшлеклеләр, танылган журналистлар бар. “Ел студенты” премиясенең финалында Россия Мәгариф һәм фән министры Дмитрий Ливанов, Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов катнашыр, дип көтелә.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International