Бөтендөнья шикәр чиренә каршы көрәш көне

2014 елның 14 ноябре, җомга
Шикәр чиренә каршы ункөнлек сәламәт яшәү рәвеше һәм туклануның әһәмияте турында хәбәрдарлыкны арттыруга юнәлдерелгән.

Эндокрин патологияләр арасында шикәр чире таралышы ягыннан беренче урында тора – ул барлык эндокрин авыруларның яртысыннан артык өлешен тәшкил итә. Һәр 10-15 ел саен шикәр чире белән авыручылар саны ике мәртәбә арта бара.

Бөтендөнья сәламәтлек саклау оешмасы мәгълүматлары буенча, авыручанлык барлык халыкның 1,8 процентыннан 10-12 процентка кадәр тибрәлә. Үсеш алган илләрдә бу чир белән авыру күп тапкырга артык.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International