Россиялеләр 31 декабрьдә ял итәргә тели

2014 елның 17 ноябре, дүшәмбе
Искәртеп үтәбез, Дәүләт Думасына яңа законопроект кертелде. Аның буенча 8 гыйнвардагы ял көнен 31 декабрьгә күчерү тәкъдим ителә. Сораштыру барышында 1600 икътисади яктан актив булган россиялеләрнең 68 проценты әлеге тәкъдимне хуплый. 22 проценты – кире кага.

Хатын-кызлар, ир-атларга караганда, 31 декабрьдә ял итүне күпкә хуп күрә. Көчле җенес вәкилләре, киресенчә, гыйнварда бер көнгә озаграк ял итәргә тели.

31 декабрьне ял көне итү теләге аңлашыла да. Бу көнне аеруча хатын-кызларның бөтен өй эшләрен вакытында тәмамлап, кибетләргә ашык-пошык түгел, ә иркенләп барып, кирәкле әйберләрне сатып аласы, бәйрәм өстәленә тәм-томны вакытында әзерләп куясы килә. Шул ук вакытта Яңа елны да арымаган килеш каршылау теләге табигый. Сораштырылганнарның фикеренчә, 31 декабрь – “иң кирәкле бәйрәм көне”. Аларның күбесе шушы көнне бер кешенең дә юньләп эшләмичә, тизрәк эштән китү җаен караганлыгын белдерде.

31 декабрьдә ял итәргә каршы булучылар мондый ысул финанс яктан файда китерми, чөнки ел әйләнәсендәге эш вакытының дәвамлылыгы арта. Шулай ук бәйрәмнең кирәгеннән иртәрәк башланыр, дип куркучылар да бар икән. Кайберәүләр Яңа елны эш урынында каршыларга күнеккәннәр, шул сәбәпле, елның соңгы көненә “тимәскә” куша.

Ике куяның койрыгын берьюлы тотарга теләүчеләр дә очрый. Мәсәлән, 31 декабрьдә дә, 8 гыйнварда да ял итеп, елның берәр шимбәсендә эшләргә “ашкынучылар” бар. Башкаларга, киресенчә, Яңа ел каникулларының озын булуы ошамый. 1-3 гыйнварда ял итү дә җитеп тора, озакка сузылган бәйрәмнәр сәбәпле исерекләр саны гына арта, дип белдерә алар.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International