Югары уку йортлары белемле студентлар өчен көрәшә

2014 елның 17 ноябре, дүшәмбе
Казан медицина университеты Татарстан уку йортлары арасында уртача балл буенча (78,1) беренче урында тора. Әмма ил күләмендә үз профилендәгеләр арасында ул нибары тугызынчы урында тора.

Техник вузларыбызга, билгеле, мондый югарылыкка күтәрелүе авыр. Казан энергетика университеты уртача 63,1 балл белән 41 баскычта калган. КАИ аннан бер урынга түбәнрәк урнашкан. Әлмәт нефть институты рейтинг буенча 52, ә КХТИ нибары 67нче генә була алган.

Аграр юнәлештәге уку йортлары, гомумән, Россиядә иң йомшак белемле студентлар кабул иткән. Казанның ветеринар медицина академиясе үз ишләре арасында алтынчы булган (уртача балл 56,8), Казан аграр университеты – унөченче (54,6 балл).

Түләүле юнәлешләргә кабул ителгән иң күп студентлар белән Казан федераль университеты горурлана ала. Ул Россия вузлары арасында бу күрсәткеч буенча беренчелекне яулаган.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International