Татарстанда 706 мең кеше гриппка каршы прививка ясаткан

2014 елның 19 ноябре, чәршәмбе
22 октябрьгә булган мәгълүматларга караганда, Татарстанда 706 мең кеше гриппка каршы прививка ясаткан. Бу планның 67 процентын һәм халык санына карата 18 процент тәшкил итә. Бу хакта Кулланучылар хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәтнең ТР идарәсе хәбәр итә.

Профилактика прививкалары илкүләм календарь кысаларында 688 мең 052 кешегә (планның 73,8 проценты)  ясалган, шул исәптән 184 мең 324 бала (планның 77,9 проценты).
 
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International