Ел саен «Кайгырту» үзәге специалистлары ягулык сезоны башлану белән Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Питрәчтәге янгын күзәтчелеге инспекторы ярдәмендә өйгә килеп хезмәт күрсәтү бүлегендәге олы яшьтәге гражданнарның hәм социаль куркыныч гаиләләрнең өйләрендә газ приборларын, мичләрнең торышын тикшерделәр. Шулай ук алар янгын китереп чыгаруга этәргеч булган сәбәпләр ачыкланды hәм аларга янгыннан саклану чараларына карата инструктаж үткәрелде.