Узган җомга, 21 ноябрьдә, район хакимиятенең зур залында икенче чакырылыш район Советының егерме бишенче утырышы булып узды. Анда төп структураларның тормыш эшчәнлегенә кагылышлы актуаль проблемалар каралды. Утырышны район башлыгы - район Советы рәисе Эдуард Дияров алып барды.
Утырышның озакка сузылачагы һәм нәтиҗәле булачагы алдан ук билгеле иде, чөнки көн тәртибенә уннан артык төрле мәсьәлә кертелгән иде. Тикшерелгән мәсьәләләрнең күбесе бюджет һәм финанс белән бәйле булды. Төп темаларның берсе – 2015 ел һәм алдагы 2016-2017 елларга районның социаль-икътисади үсеше фаразы турындагы мәсьәлә. Төп доклад белән район башкарма комитеты җитәкчесенең беренче урынбасары Геннадий Товкалев чыгыш ясады. Ул районның икътисади һәм социаль сәясәте үсеше юллары итеп, икътисадның әйдәп баручы тармагы буларак, агропромышленность комплексы үсеше, эшмәкәрлекне һәм эшсез гражданнарның үзшөгылен хуплау, халыкның аз якланган катламына социаль ярдәм күрсәтү, хезмәт базарында киеренкелекне киметү, теркәлгән эшсезлек дәрәҗәсе үсешен тоткарлауны билгеләп үтте. Докладчы билгеләп үтүенчә, элгәре мәгълүматлар буенча, район буенча территориаль продукт күләме узган ел белән чагыштырганда 1 процентка арткан һәм 5 миллиардтан артык тәшкил иткән. Ноябрь уртасына районның берләштерелгән бюджетына 224728,4 мең ( еллык салымга 101 процент) тәшкил иткән. Җирле бюджетка кергән салымнар суммасының артуы агрофирмаларга – “Ак Барс”, “Ак Барс-Питрәч”, “Рацин Шәле”, “Казан” нәсел атлар заводы”, “Питрәч азык-төлек корпорациясе” ҖЧҖ, “Кощак” АХП ААҖга туры килә.