2014 елның 27 ноябрендә Галиәскар Камал исемендәге Татар Дәүләт театры бинасында “Әниемә чәчәк бәйләме” Республика акциясе кысаларында Әниләр көненә багышланган Бөек Ватан сугышында катнашучыларның тол ханымнары белән очрашу булды. Бу чарада Питрәч муниөипаль районы яклау управлениесе Э.М.Фәйзуллина җитәкчелегендә районыбыз вәкилләре дә катнашты.
Театр фойесында күргәзмә эшләде. Биредә татар халкының көнкүрешен чагылдырган өй эче күренеше һәм халкыбызның милли киемнәре, милли ашамлыклар очрашуга килгән кунакларның күңеленә бик хуш килде.