Сөт җыючыларга сатып алу бәясенең минималь чиге билгеләнде

2014 елның 5 декабре, җомга

“Арча” ширкәте (Арча сөт комбинаты) җитәкчелеге биргән мәгълүматлар буенча, сөт җыючылардан сатып алынган сөтнең литры 20 сум тәшкил итә.

Сөтнең үзкыйммәтендә аны җитештерүчеләр хезмәте төп өлешне тәшкил итүен исәпкә алып, сөт җыючыларга халыкка литрын 18 сумнан да түбән бәя түләмәскә тәкъдим ителә.Әлеге мәсьәлә социаль әһәмияткә ия һәм бик мөһим булганга җирле үзидарә органнарының контроленда тотыла, дип белдерә “Арча хәбәрләре” басмасы.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International