Политсоветка яңа кешеләр килде

2014 елның 6 декабре, шимбә
14 сентябрьдәге сайлаулар – Татарстанда мөһим сәяси вакыйга булды. Бу көнне Дәүләт Советы депутатларын сайладылар. “Бердәм Россия” партиясе җирле бүлекчәсе политсовет секретаре Эдуард Дияров сайлауларның партиягә уңыш китерүен билгеләп үтте. Моңа сайлаучылар белән алып барган төрле форматтагы эш  тә ярдәм итте.
- Сайлаучылар белән очрашулар халык җыеннары сыйфатында барды. Аларда халык хакимиятнең төрле дәрәҗәдәге вәкилләре белән җанлы сөйләшүләр алып барды. Шулай итеп, район кешеләре үзләренең муниципаль берәмлекләре үсеше планын эшләүдә үз өлешләрен кертте, - диде Эдуард Мәхмүтович. – Җыеннар барышында районда яшәүчеләрдән 100 дән артык мөрәҗәгать керде. Шуларның 70 проценты инфраструктураны үстерүгә, җирле бурычларны хәл итүгә, 20 проценты балалар бакчалары, мәктәпләр төзелешенә, медицина хезмәте сыйфатын күтәрүгә, эш белән тәэмин итүгә, яшьләргә торак бирүгә, 10 проценты федераль законнарны камилләштерүгә, җәмгыятьнең әхлакый хәленә карый. Торак-коммуналь хезмәтләр, юлларның сыйфат мәсьәләсе күпләрне борчый.
Җирле бүлекчә секретаре шулай ук республика өчен бик мөһим тема – 2015 елда Татарстан Республикасы Президентын сайлау мәсьәләсен дә кузгатты.
Партия конференциясе эшендә Дәүләт Советы депутаты Разия Садыйкова да катнашты. Ул район сайлаучыларына гражданлык активлыклары һәм “Бердәм Россия”не хуплаулары өчен рәхмәтен җиткерде.
Партия Уставы таләпләре буенча, җирле сәяси партия советына ел саен 10 процент яңа кешеләр килергә тиеш. Шул уңайдан политсоветтан үз теләкләре белән китүче Наталья Поповская һәм Фаяз Кәримуллин урынына, яшерен тавыш бирү юлы белән, советка район башлыгы аппарат җитәкчесе Искәндәр Хәйруллинны һәм партиянең Татар Тау Иле башлангыч оешмасы секретаре, әлеге җирлек башлыгы Геннадий Шаровны сайлап куйдылар.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International