Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
Питрәч муниципаль районы
рус
тат
Сорау бирү
Район турында
Район тарихы
Район паспорты
Питрәч муниципаль район башлыгы
Идарә органнары
Авыл җирлекләре
Муниципаль район составындагы муниципаль берәмлекләр
Район оешмалары һәм хезмәт күрсәтү өлкәләре
Координаталардан файдаланып тапшырылырга тиешле объектлар турында мәгълүмат
Питрәч муниципаль районы милкендә булган объектлар исемлеге
Район тормышы
Дәүләт һәм муниципаль хезмәт күрсәтү
Милли проектларны гамәлгә ашыру
Районның социаль-икътисадый үсеше
Социаль эшмәкәрләргә һәм СЮ КБО ярдәм
Район комиссияләре
Иҗтимагый Совет
Коррупциягә каршы көрәш
Муниципаль заказ
Дәүләт һәм муниципаль контроле
Бюджет үтәлеше
Тикшерү планнары һәм нәтиҗәләре
Тематик бүлекләр
Кадрлар сәясәте
Халык тыңлаулары
Хокук саклау һәм контроль-күзәтчелек органнарыннан җавап бирү актлары
Кулланучыларның хокукларын яклау
Профсоюз тормышы
Файдалы мәгълүмат
Инициативалы бюджетлаштыру
Документлар
Статус документлары
Муниципаль норматив хокукый актлар реестры
Совет карарлары проектлары
Район Советы карарлары
Карарлар
Боерыклар
Җайга салу йогынтысын бәяләү (ОРВ)
Шәхси мәгълүматларны яклау
Планнар һәм программалар
Татарстан Республикасы хокукый мәгълүматының рәсми порталы
Хокукый агарту
Матбугат хезмәте
Яңалыклар тасмасы
Фотохәбәрләр
Видеохәбәрләр
Район башлыгының рәсми блогы
“Алга” район газетасы
Мөрәҗәгатьләр һәм гражданнарны кабул итү
Гомумроссия гражданнарны кабул итү көнен күчерү турында
Кабул итү көннәре һәм сәгатьләре
Гражданнарның язмача мөрәҗәгатенә карата таләпләр
Интернет кабул итү
Норматив документлар
Гражданнар мөрәҗәгатьләренә күзәтү
Еш бирелгән сораулар
Гариза үрнәкләре
Бәйләнешле элемтә
Муниципаль районнар
Питрәч муниципаль районы
Сергей Исаев: “Питрәчтә болай зурлап каршы алырлар дип уйламаган идем”
2014 елның 6 декабре, шимбә
Чарада район башлыгы Эдуард Дияров, башкарма комитет җитәкчесе урынбасары Зимфира Мөхәммәтгәрәева, шулай ук ветераннар, оешма җитәкчеләре, укытучылар һәм укучылар катнашты.
- Мондый очрашу үткәрә алуыбыз сөендерә, чөнки яшьләребезнең Сергей Исаев иҗаты белән якыннан танышу мөмкинлеге туды. Сергей Иванович, без сезгә бик рәхмәтле, сез район өчен бик күп хезмәт куйгансыз, - диде Эдуард Дияров.
Сергей Иванович бу очрашуга бик дулкынланып килгән. Ул күп еллар коммунистлар партиясенең Питрәч район комитеты беренче секретаре булган. Районыбызга килгәндә, аның алдына катлаулы бурычлар куелган - Владимир Ильич Ленинның 100 еллыгына Ленино-Кокушкино авылында үзәк музей-йорт төзү. Соңрак бу авылда училище, мәдәният йорты төзиләр. Питрәчтә исә “Сельхозтехника” оешмасы, почта бүлеге, чистарту корылмалары төзү Сергей Иванович җитәкчелегендә барган.
- Питрәч бик үзгәргән, танымаслык булган. Чын шәһәргә әйләнеп бара. Әле дә хәтеремдә райондагы төзелешләр. Ә бүген менә сез шундый матур район үзәгендә яшисез, – диде ул.
Питрәч белән бәйле бер мөһим вакыйга хәтерендә саклана Сергей Ивановичның. Нәкъ безнең районнан ул партиянең XXVI съезды делегаты итеп сайлана. Ә бу чара мөһимлеге һәм колачлыгы белән аерылып торган. Съездлар сараена Леонид Ильич Брежнев җитәкчелегендәге политбюроның барлык әгъзалары җыелган. Шул съездда ул легендар кешеләр белән таныша. Алар арасында Юрий Гагарин, Герман Титов, Василий Чуйков була.
Бу чарага шулай ук Сергей Исаев белән бергә эшләгәннәр дә килгән иде. Кызганыч, аларның күбесе инде исән түгел. Ләкин Сергей Иванович аларны онытмый.
Якыннан белүчеләр аны искиткеч кеше итеп тасвирлады. Ул күпкырлы талант иясе. Беренче шигырьләрен Сергей Иванович 7-8 нче сыйныфта укыганда язып карый һәм шул вакытта үз алдына максат куя: тормышны тирәнтен өйрәнмичә, тәҗрибә җыймыйча, каләмгә тотынмаска. Флотта хезмәт иткәндә бер матросның шигырьләрен укуын күреп, нишләп мин дә язмыйм әле дигән уйлар да килә аңа. Ләкин вакыты җитмәгән булгандыр. Районнарда эшләгәндә партия куйган бурычлар алгы планга куела, иҗатка вакыт калмый. Дәүләт сәнәгать комитетында партком секретаре булып эшләгәндә иҗат белән җитди шөгыльләнә башлый. Берсе артыннан берсе иҗат җимешләре дөнья күрә. Аның барлык шигырьләре дә басма машинада җыйган төпле 15 томлы китапта саклана. 4 шигырьләр җыентыгын бастырып чыгарган. Ә очрашуда бишенче китабы белән таныштырды. Үз иҗатында иң көндәлек мәсьәләләрне күтәреп чыга.
Иҗади кичә дусларча, эчкерсез үтте. Болай олылап каршы алуны кунагыбыз көтмәгән дә икән. Шуңа да Сергей Ивановичның күңеле тулып, йомшарып китте.
- Монда килүемә бик шат, шундый очрашу өчен рәхмәт! Болай зурларсыз дип уйламаган идем, – диде ул.
Мәдәният йортына килгәнче, зиратка кереп чыккан. Урамда суык булуга карамастан, барлык танышларының каберләрен табып, аларга дога укыган.
"Алга"
Бүлешү:
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
17
апрель, 2026 ел
2026 елның 18 апреленә һава торышы фаразы
2026 елның 18 апреленә һава торышы фаразы
Татарстан Дәүләт Советында егерменче утырыш кысаларында «Татарстан Республикасында архив тармагын цифрлаштыру турында» Хөкүмәт сәгате узды.
Татарстан Дәүләт Советында егерменче утырыш кысаларында «Татарстан Республикасында архив тармагын цифрлаштыру турында» Хөкүмәт сәгате узды.
Бу шимбәдә, 18 апрельдә, Питрәчтә Татарстанның Физик культура отличнигы Илшат Шәфигуллин истәлегенә багышланган милли көрәш буенча ачык турнир узачак.
Бу шимбәдә, 18 апрельдә, Питрәчтә Татарстанның Физик культура отличнигы Илшат Шәфигуллин истәлегенә багышланган милли көрәш буенча ачык турнир узачак.
2026 елның 17 апреленә һава торышы фаразы
2026 елның 17 апреленә һава торышы фаразы
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз