Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
Питрәч муниципаль районы
рус
тат
Сорау бирү
Район турында
Район тарихы
Район паспорты
Питрәч муниципаль район башлыгы
Идарә органнары
Авыл җирлекләре
Муниципаль район составындагы муниципаль берәмлекләр
Район оешмалары һәм хезмәт күрсәтү өлкәләре
Координаталардан файдаланып тапшырылырга тиешле объектлар турында мәгълүмат
Питрәч муниципаль районы милкендә булган объектлар исемлеге
Район тормышы
Дәүләт һәм муниципаль хезмәт күрсәтү
Милли проектларны гамәлгә ашыру
Районның социаль-икътисадый үсеше
Социаль эшмәкәрләргә һәм СЮ КБО ярдәм
Район комиссияләре
Иҗтимагый Совет
Коррупциягә каршы көрәш
Муниципаль заказ
Дәүләт һәм муниципаль контроле
Бюджет үтәлеше
Тикшерү планнары һәм нәтиҗәләре
Тематик бүлекләр
Кадрлар сәясәте
Халык тыңлаулары
Хокук саклау һәм контроль-күзәтчелек органнарыннан җавап бирү актлары
Кулланучыларның хокукларын яклау
Профсоюз тормышы
Файдалы мәгълүмат
Инициативалы бюджетлаштыру
Документлар
Статус документлары
Муниципаль норматив хокукый актлар реестры
Совет карарлары проектлары
Район Советы карарлары
Карарлар
Боерыклар
Җайга салу йогынтысын бәяләү (ОРВ)
Шәхси мәгълүматларны яклау
Планнар һәм программалар
Татарстан Республикасы хокукый мәгълүматының рәсми порталы
Хокукый агарту
Матбугат хезмәте
Яңалыклар тасмасы
Фотохәбәрләр
Видеохәбәрләр
Район башлыгының рәсми блогы
“Алга” район газетасы
Мөрәҗәгатьләр һәм гражданнарны кабул итү
Гомумроссия гражданнарны кабул итү көнен күчерү турында
Кабул итү көннәре һәм сәгатьләре
Гражданнарның язмача мөрәҗәгатенә карата таләпләр
Интернет кабул итү
Норматив документлар
Гражданнар мөрәҗәгатьләренә күзәтү
Еш бирелгән сораулар
Гариза үрнәкләре
Бәйләнешле элемтә
Муниципаль районнар
Питрәч муниципаль районы
Көлкәмәрләр, Сәрдәләр ....
2014 елның 9 декабре, сишәмбе
Туган якның тарихын өйрәнүгә, аны халыкка җиткерүгә гомеренең күп елларын багышлаган Керәшен Сәрдәсе мәктәбе укытучысы, абруйлы җирле тарихчы Иван Александрович Долговның оныгы Александр белән бергә әзерләгән “Көлкәмәр” китабы – нәкъ менә шундый риясыз хезмәтләрнең берсе.
Халыкта, бигрәк тә яшьләр арасында, ата-бабаларыбызның тарихы, аларның бу дөньяда үткән тормыш юлы белән кызыксынуы зур урын ала бара.
Безнең Мишә буе авыллары искиткеч бай тарихлы. Хөрмәтле авторларның “Көлкәмәр” китабы әле бу кыйммәтле хәзинәне халыкка кайтаруның башы гына.
Нинди озын юл да беренче адымнан башлана диләр Керәшен Сәрдәсе кешеләре. Шул ук фикердә, hичшиксез, тырыш хезмәтләре белән тирә-юньдә дан тоткан Көлкәмәр авылы керәшеннәре дә.
Татарстан Республикасының Көнбатыш Кама алды (Западное Предкамье) дип аталган территориясенә “Мишә буе авыллары” исемендә кергән төркемгә Әлбәден, Керәшен Казысы, Керәшен Сәрдәсе, Кибәч, Кәвәл, Көлкәмәр, Янсуар, Нырсуар, Талкыш, Тегермән Тавы, Карабаян, Субашы, Тәмте, Никкилдем авылларын кертергә кирәк. Моңа өстәп, халыкларының шул бер ырудан чыгышы дәлиллегендә, бу группага Олы Солтан, Олы Елга, Кече Елга, Татар Казысы, Иске Йорт, Кибәхуҗа, Айтуган, Мәшләк, Яңа Сала, Кибәк Иле, Штыри hәм тагын берничә авылны кертергә була.
Бу авылларның тарихлары, халыкларының тарихи язмышлары яңа эраның IX–X - гасырларыннан башлап, риваятьләрдә, шәҗәрәләрдә, әдәби әсәрләрдә hәм тарихи документларда сакланып калган. Аларның барысының да тарихлары, язмышлары бик охшаш, бүгенге халыкларының чыгышы да бер тамырдан, бер ырудан – төрки нугай-кыпчаклардан булулары турында инде җитәрлек яңа документаль дәлилләр ачыкланган.
Соңгы елларда дәүләт архивларында hәм дәүләтнең бик кырыс органнары подвалларында сакланып яткан документларның кайбер өлеше белән танышу, өйрәнү өчен бераз мөмкинлекләр ачылгач, республикабызның архив хезмәткәрләре, Фәннәр Академиясе, Казан Университеты hәм башка югары уку йортларының тарих фәннәре галимнәре тарафыннан да байтак яңа тарихи чыганакларны матбугатка ачу, фәнни кулланмага кертү, укучылар игътибарына җиткерү өчен бик зур хезмәт башкарылды. Матбугатта бастырылып чыгарылган материаллар, китаплар, төрле газета-журналлардагы мәкаләләр, тарихка багышланган конференцияләрдә сөйләнгән чыгышлар Татарстан Республикасы Милли архивларында hәм башка архивларда сакланган документларга таянып Татарстанның Мишә буе авылларының тарихларын; авыл халкының, аерым затларның, нәселләрнең, родословный язмаларын (шәҗәрәләрен) 1500 нче еллардан башлап, 18-20 буынга җиткереп төзергә мөмкинлек бирәләр. Халык өчен бу бәя биргесез бик зур тарихи hәм рухи байлык.
Авылда яшәп эшләгән җирле тарихчылар өчен бу материаллар белән танышуның артык катлаулы, матди чыгымлы, мәшәкатьле булуы газета укучылар өчен сер түгел. Шунлыктан, аларның хезмәте зур өстәмә хөрмәткә лаеклы.
Бер китапта, бигрәк тә аның беренче басмасында, барлык тарихи фактларны китереп, бөтен кызык темаларны яктыртып бетереп булмый, билгеле.
Шулай да, китап авторлары игътибарына, киләчәк хезмәтләрендә тикшереп файдалану өчен берничә тема әйтеп үтәсем килә.
Менә, үрнәк өчен, Көлкәмәргә күрше булган Рус Сәрдәсе тарихын гына алыйк:
- Казан тарихчысы И.Износковның 1895 елда Казанда басылган бер хезмәтендә (Список населенных мест Лаишевского уезда Казанской губернии с кратким описанием их» (И.Износков 1895г. Казань) Мишә елгасы янындагы Түбән Сәрдә (Рус Сәрдәсе) авылының чиркәвеннән көньяк юнәлештә, Сәрдә елгасы аръягындагы басу кырында борынгы кабер ташлары сакланганлыгы әйтелә. Алар ул вакытта ук инде бик тузып-җимерелеп беткән булалар. Гарәп графикасында чукып язылган текст калдыклары аларның бу авылларның борынгы халыкларыннан калганлыгын күрсәтә. Аның соңгы ташларын эле 1938-39 нчы елларда гына, кырны тракторлар белән сукалый башлагач җимереп, ватып юкка чыгарганнар.
- Көлкәмәр юлы белән плотина-күпер аркылы Сәрдә елгасын аркылы чыгу белән сул якта бик борынгы йорт нигезләре күренә. Түбән Сәрдә (Старая Серда) авылы Казан ханлыгы заманында, 1550 елларда, шунда булган булырга тиеш дип фаразларга урын бар.
- 1560-1600 елларда Рус Сәрдәсе авылы Мәскәү боярлары Безобразовлар, Кузьминскийлар кулында булган.
- Алардан соң Рус Сәрдәсе авылы (Малая Серда) керәшен князьләре, бик борынгы нәселле Асанмурзиннар (Асановлар) биләмәсенә әйләнә. Асанмурзиннар, Асановлар - Казан ханлыгы заманыннан бирле бик зур җир биләмәләре хуҗалары. Казан ханы Мөхәммәт-Әминнең әнисе Нурсолтан бикәнең якын туганнары, ханнан тархан ярлыгы алган нәселләр. Соңыннан рус булып беткәннәр. Әле Мәскәүдә нәселләре бар, узган ел Сәрдәгә, Пимәргә дә кайтып киттеләр, Тәңре – Тәгалә боерса, киләсе җәйгә аларны Казанга, Сәрдәгә тагын кунакка көтәбез.
Бу нәсел - үзе бер тарих. Казан ханлыгы дәвереннән бирле килгән Керәшен морзалары, Керәшен князьләре тарихы.
- Рус Сәрдәсе чиркәве янында күмелгән дворянин Хвостовның hәм Суворовның кабер ташлары әле дә сакланган. Дәүләзәрдә hәм Рус Сәрдәсендә җир биләгән Хвостов А.С.Пушкин язган дусларча-шаян эпиграммалар адресатының әтисе. Дворянин Суворов данлыклы полководец А.В Суворовның керәшен бабаларының берсе (икенчесе Субашы авылында яшәгән).
- Рус Сәрдәсе алпавытлары Мельниковлар, аталы-уллы, бер-бер артлы Казан Император Университетының физика-математика факультетында укытып, кафедра җитәкчесе булып та эшләгәннәр. Казан Император Университетына килеп укыган Түбән Новгород егете Андрей Мельников, булачак рус язучысы А.Мельников-Печерский, аларның якын туганнары, Рус Сәрдәсендә берничә мәртәбә кунакта булуы ихтимал. Мельниковларның үзләренең дә төп җир биләмәләре Түбән Новгород губернасында булган.
Болар барысы да документланган фактлар, ә Казан ханлыгы заманындагы хәбәрләр бик аз сакланган.
Менә шундый ук өйрәнергә лаеклы кызыклы фактлар барлык санап кителгән авылларда да бар. Кибәхуҗа, Айтуган авылларыннан чыккан яртылаш керәшен Апанаевлар нәселе дә шул ук авыллар халкы белән бер ырудан.
Халык арткан саен басу җирләрен арттыру өчен (бигрәк тә 1860 еллардан соң) урман кисеп, ышна әрчеп ачылган кыр җирләре көлсу туфраклы, минераль ашламаларның булмавы, органик ашламаларның җитмәве сәбәпле, бик түбән уңдырышлы булган. Шул сәбәпләрдән Көлкәмәр кешеләре яңа авылларга күчәргә мәҗбүр булган, ә Керәшен Казысы - укытучылар авылына әйләнгән. Ата-бабалардан мирас булып калган җирләр авыл халкы өчен бүген дә төп байлык, җитүле тормыш чыганагы да, яңа буыннарның киләчәге өчен бердәнбер өмет тә. Җирле түрәләр тарафыннан кулланылган төрле махсус ысулларга бирешеп, бабайларның әче тире белән сугарылган, санап бетергесез сугыш корбаннары тарафыннан фашист илбасарларыннан саклап калынган җирләр кулдан ычкындырылса, “яңа хуҗаларга” мәңге котылмаслык “коллыкка” төшеп, батрак булып каласыларын авыл яшьләре бик яхшы аңлыйлар.
Керәшен Сәрдәсе авылының Бөек Ватан сугышында катнашкан 165 ир-егетләрдән 108е, Көлкәмәрдән сугышта катнашкан 104 кешедән 46сы ил өчен, туган җир өчен hәм киләчәк буыннарның феодал-капиталистлардан азат, ирекле якты тормышы өчен гомерләрен бирде.
Авылларның яңа, бүгенге тарихына килгәндә, ул әле үзенең яңа тарихчыларын көтә, җентекләбрәк өйрәнүне, нәтиҗә чыгаруны таләп итә. Мишә буе авыллары тарихы турында район газетасында күбрәк, кыюрак язарга тәкъдим итәбез. Яшь буыннар туган якның бай тарихын белеп үссеннәр, аны өйрәнүне дәвам итсеннәр.
Иван Александровичка олы хезмәте өчен зур рәхмәтләр әйткәннән соң, яшь авторга шул сүзләрне әйтәсе килә:
Александр! Вакыт узган саен сезнең китаптагы авыл тарихыннан, авыл халкы тормышыннан алынган хәбәрләрнең hәрберсе киләчәк буыннар өчен бәя биреп бетергесез энҗегә әйләнә торыр. Әле мөмкинлек бар вакытта хөрмәтле бабаңның, олы туганнарыңның сүзләрен күбрәк язып калырга тырыш. Инде болай да чәчеп-түгеп күп югалттык, шул да бик жәл. Җыярга вакыт җитте, хәзер әле бераз мөмкинлекләр бар.
Үткәнне онытырга ярамый. Нугай-кыпчаклардан: “Иске яманлыкны искә алганның күзе чыксын, ә онытканның – ике күзе дә” дигән сүзләр калган. Безнең бабаларыбыз да шул ук уйда булган, шул нигездә үз ихтыяҗларын, нәселләренең киләчәкләрен яңа буыннар өчен саклап кала алганнар.
Изге эшегездә уңышлар телибез сезгә!
"Алга"
Бүлешү:
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
17
апрель, 2026 ел
2026 елның 18 апреленә һава торышы фаразы
2026 елның 18 апреленә һава торышы фаразы
Татарстан Дәүләт Советында егерменче утырыш кысаларында «Татарстан Республикасында архив тармагын цифрлаштыру турында» Хөкүмәт сәгате узды.
Татарстан Дәүләт Советында егерменче утырыш кысаларында «Татарстан Республикасында архив тармагын цифрлаштыру турында» Хөкүмәт сәгате узды.
Бу шимбәдә, 18 апрельдә, Питрәчтә Татарстанның Физик культура отличнигы Илшат Шәфигуллин истәлегенә багышланган милли көрәш буенча ачык турнир узачак.
Бу шимбәдә, 18 апрельдә, Питрәчтә Татарстанның Физик культура отличнигы Илшат Шәфигуллин истәлегенә багышланган милли көрәш буенча ачык турнир узачак.
2026 елның 17 апреленә һава торышы фаразы
2026 елның 17 апреленә һава торышы фаразы
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз