Питрәч балалары әкият илендә булып кайтты

2014 елның 10 декабре, чәршәмбе
Әлеге чарада мөмкинлекләре чикләнгән балалар катнашты. Бәйрәм программасын гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлеге белгечләре алып барды. Алар  дуңгыз баласы “Нюша”,  көчекләр “Татошка”лар, Убырлы карчык һәм почтальон Печкин булып киенгәннәр иде. Балалар  әкият иленә сәяхәттә  теләп катнашты, алар табышмаклар чиште,  “Кызыл калфак”, “Буратино”, Доктор Айболит” һәм башка  рус халык әкиятләреннән   җырларны рәхәтләнеп тыңлады. Чара ахырында  балалар төсле кәгазьләрдән  атлар эшләде, үзәлрен теләкләрен яздылар аннары аларны  әкият агачына  элеп куйдылар.  Балаларга истәлек сувенирлары  тапшырылды. Чара бик күңелле һәм  матур үтте.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International