“Мин ай саен чыгыш ясар идем”

2014 елның 12 декабре, җомга
Әлеге бәйрәм  традицион инвалидлар ункөнлеген йомгаклау чарасы булды. Вокал,  уен кораллары композицияләре, юмор, лирика – әлеге күпкырлы фестиваль номерлары.
Тормышка мәхәббәт һәм  талантлар бәйрәмендә районыбызның төрле почмакларыннан 53 кеше катнашты. Алар арасында олысы да, кечесе дә бар иде. Иң нәни катнашучы -  Иске Шигалидән Артем Романчевка 9 яшь, ә иң олысы - Фәһимә Әхмәтовага тиздән 90 яшь тула!
- Мин җырларга яратам, хәзер бик чакырмыйлар гына, - ди беркайчан күңел төшенкелегенә бирелмәүче   Фәһимә Әхмәтова. – Мин һәр ай саен чыгыш ясар идем.
Әлеге  гадәти булмаган артистларның тәҗрибәсе бик зур, ә менә Олег Булыгин сәхнәдә тәүге тапкыр чыгыш ясый.
- Мин  бу чарага  бик озак әзерләндем, беренче тапкыр гына катнашсам да, алай каушамадым, - ди Олег.
Ул концерт өчен шаян Капитошка турындагы күңелле җырны сайлаган. Яшь  җырчы башкарган җыр тамашачылар күңеленә хуш килде.
-  Икенче ел катнашам, - ди нәфис сүз жанрында чыгыш ясаган  Галина Волкова. – Миңа бик ошады, монда бик күңелле.
Галина  залдагыларның күңелләренә үтеп керерлек итеп үзенең яраткан шигыре - Аалы Токомбаевның “Ана йөрәге” шигырен  укыды.
Инвалидлар ункөнлегенә багышланган “Сезнең кулларыгыз җылысы”  конкурс-күргәзмәсенә  искиткеч  кул эшләрен тәкъдим иткән питрәчлеләргә (алар  арасында  Чытыдан пенсионер-тимерче Хәмит Шәмсетдинов та бар, ул  чүкеп ясалган әйберләр  тәкъдим иткән)  һәм “Өмет чаткылары” концертында катнашучыларга истәлек дипломнары һәм сувенирлар тапшырдылар.
- Бүген без барлык талантлы кешеләрнең дөньяны  башкача кабул итүләре,  үзенчәлекле һәм сәләтле булулары белән аерылып торуларына инандык, - дип билгеләп үтте  район мәдәният  бүлеге башлыгы Зөбәйдә Саттарова.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International