“Питрәч-Арена” боз сараенда өч көн буе 1998-2000 елда туган кызлар арасында Татарстан беренчелегенең икенче этабы барды.
Бозга барлыгы биш команда чыкты. Беренче уенда Питрәчнең “Молния” командасы Казаннан “Смена” командасы кызларына коры исәпкә оттырды – 0:6. Аннары “Молния” зур исәп белән Буадан “Арктика” командасын рәттән ике уенда отты. Исәп – 9:1. Минзәләнекеләрне коры исәпкә отты – 6:0. Аннан соңгы уенда Актанышның “Лачын” командасына коры исәпкә оттырды – 0:5.
Нәтиҗәдә якташларыбыз 3 нче урын яулады. 1 нче урында – “Лачын”. Алар бөтен уеннарда да оттылар. 2 нче урында – “Смена”.
Тагын оттыру. Бу юлы буллитларда
1999 елгы егетләр үз бозларында республика беренчелегенең чираттагы уенын үткәрде. Бу юлы безнең хоккейчыларның көндәшләре Актаныш командасы иде. Төп вакыт 4:4 исәбе белән төгәлләнде. Ә буллитларда кунаклар җиңеп чыкты. Матч нәтиҗәсе – 4:5.