Питрәч хоккее хроникасы: безнең команда әлегә өченче

2014 елның 15 декабре, дүшәмбе

Бозга барлыгы биш команда чыкты. Беренче уенда Питрәчнең “Молния” командасы Казаннан “Смена” командасы кызларына коры исәпкә оттырды – 0:6. Аннары “Молния” зур исәп белән Буадан “Арктика” командасын рәттән ике уенда отты. Исәп – 9:1. Минзәләнекеләрне коры исәпкә отты – 6:0. Аннан соңгы уенда  Актанышның “Лачын” командасына коры исәпкә оттырды – 0:5.

Нәтиҗәдә якташларыбыз 3 нче урын яулады. 1 нче урында – “Лачын”. Алар бөтен уеннарда да оттылар. 2 нче урында – “Смена”.

Тагын оттыру. Бу юлы буллитларда

1999 елгы егетләр үз бозларында республика беренчелегенең чираттагы уенын үткәрде. Бу юлы безнең хоккейчыларның көндәшләре Актаныш командасы иде. Төп вакыт 4:4 исәбе белән төгәлләнде. Ә буллитларда кунаклар җиңеп чыкты. Матч нәтиҗәсе – 4:5.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International